Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын йөрәкле Хәдичә апа


Алтын йөрәкле Хәдичә апа
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Алтын йөрәкле Хәдичә апа

Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче 82 яшьлек Хәдичә Хәкимуллина менә инде 40 елга якын хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Сәдакә һәм мәет юганнан кергән акчаларны туплап, Хәдичә апа 80нче елларда картлар һәм балалар йортларына алып барырга гадәтләнә. Аның изге эшләре хакында Казанның Авиатөзелеш районындагы Северный бистәсендә яшәүчеләр ишетә. Хәдичә апаның йортына халык агыла башлый. Якын-тирәдә яшәүчеләр хәйрияче әбигә ифтар ашларыннан кергән сәдакә һәм зәкәт акчаларын китерә.

Сәдакәләрнең тиененә кадәр исәптә. Хәдичә Хәкимуллина Казанның Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарындагы балалар йортларына булыша. "Ярдәм" мәчетен төзүдә дә аның ярдәме күп булган. Бүген ак яулылы хәйрияче “Рамазан” мәчете каршында төзелүче приютка акча илтә.

Хәдичә апа озак еллар “Тасма” заводында эшләгән. 1982 елда үзенең бер хезмәттәш дустын аңа картлар йортына озатырга туры килә. Хәдичә апа күчтәнәчләр белән бу хатын янына барып йөри башлый. Хәйрия эшенә шулай кереп китә.

2005 елда шәһәр башлыгы Камил Исхаков Хәдичә Хәкимуллинага “Алтын йөрәкле кеше” бүләген тапшырган. “Соңгысы белән бүлешергә әзер” номинациясендә. Бу бүләк турында без очраклы рәвештә белдек. Үзенең хәйрия эшчәнлеге турында Хәдичә апа күп сөйләргә яратмый. Ул тыйнак, артык тыйнак кеше.
XS
SM
MD
LG