Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфирә Бойко туган авылында мәчет булуын тели


Зөлфирә Бойко туган авылында мәчет булуын тели
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Зөлфирә Бойко туган авылында мәчет булуын тели

Сарман районы Кече Нөркәй авылында туып үскән Зөлфирә Нәбиулла кызы Бойко 40 ел чамасы Украина башкаласы Киев шәһәрендә яши. Хәзерге вакытта ул туган якларына ялга кайтты. Авыл җәмәгатчелеге, дин әһелләре белән туган авылында мәчет булдыру эшендә дә катнаша.

Зөлфирә ханым Украинадагы, аерым алганда Киев каласындагы татар тормышы, андагы чатаклыклар, бүгенгә кадәр барган бәхсләр белән дә якыннан таныш. Шулай ук Чаллыдан китеп Украинада яшәргә мәҗбүр булган татар активисты Нәфис Кашапов эшчәнлеген дә якыннан белә. Белү генә түгел, Нәфис әфәнденең каты авырып хастаханәгә эләгүеннән соң беренче булып ярдәм кулы сузучы да Зөлфирә ханым булган. Нәфис Кашапов Киев хастаханәсендә яткан вакытта “Зөлфирә апа мине аякка бастырды, бар яктан ярдәм итте, ана кеше баласына да андый хөрмәт күрсәтмидер. Олы, алтын йөрәкле кешебез ул безнең”, дип Чаллыга хәбәр юллаган иде.

Зөлфирә Бойко гаилә югалтуларын да кичерә. Татарчаны камил белгән кызы Элмира 26 яшендә вафат була. Татарларны бик хөрмәт иткән украинлы тормыш иптәше дә моннан берничә ел бакыйлыкка күчә. Авырлыкларга бирешмичә Зөлфирә ханым Кече Нөркәй авылында мәчет салдыру эшләре белән мәшгүл, бу тарафка эшмәкәрләрне, имамнарны җәлеп итәргә омтыла.
XS
SM
MD
LG