Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәүдәге хәлләр Татарстан мигрантларына тәэсир итми"


Казанда базардагы мигрантлар эшләрен элеккечә дәвам итә
Казанда базардагы мигрантлар эшләрен элеккечә дәвам итә

Татарстанда канунсыз яшәүче мигрантлар ватаннарына куылыр алдыннан тикшерү изоляторында тотылса, хәзер алар өчен махсус үзәк ачылачак.

Соңгы атналарда Мәскәү һәм Петербурда мигрантлар арасында барган тикшерүләр Татарстанга тәэсир итмәгән. Универсиадага кадәр тикшерүләр көчлерәк булган. Чит төбәкләрдән килгән полиция вәкилләре һәр кешенең диярлек документын тикшергән һәм документлары тәртиптә булмаганнар өенә кайтып китәргә мәҗбүр булган.

Гомумән быелның ярты елында республикадан меңгә якын рөхсәтсез мигрант куылган. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Республикадан ватаннарына куылганчы мигрантлар эчке эшләр министрлыгына караган СИЗОда тотылса, тиздән алар өчен вакытлыча ябып тоту үзәге ачылачак.

Гомумән Русия буйлап мондый үзәкләр 83 булачак. Татарстандагы миграция хезмәтенең матбугат хезмәте Казандагы үзәкнең төгәл ачылу вакытын әлегә әйтә алмады, әмма анда инде эшләрнең күпчелеге төгәлләнгән.

Бу үзәк турында мигрантлар белән эшләүчеләр үзләре ни уйлый соң?

Тимур Кадыйров, Татарстандагы үзбәк диаспорасының яшьләр канаты бүлеге җитәкчесе:

"Канун бозган мигрантларны туган якларына кайтарып җибәрү алдыннан документлары тәртипкә китерелгәнче СИЗОга урнаштыралар. Кешенең анда ни кадәр озак торуы документларына бәйле. Документлары бер яки ике атнада әзер була. Кайберләр Русиядә бөтенләй паспортсыз яши. Аннары без илчелеккә шалтыратып документлар ясарга ярдәм итәбез. Моның өчен вакыт кирәк. Яңа үзәктә шартлар яхшырак булачак дип уйлыйм. Тикшерү изоляторына озатмасыннар өчен бу бик кирәк.

Мәскәүдәге соңгы хәлләр Татарстанга бик тәэсир итми. Аларның анда башка максатлар, мондагыларныкы башка. Читтән килүче барлык мигрантларның да документларын тикшерү дигән әйбер юк. Кешеләр бик тыныч кына базарда сата, автобусларда йөри.

Татарстанда халыкның мигрантларга карашы начар түгел, ниндидер каршылыклар күргән юк. Милләтчел басымнар да сизелми. Әлбәттә котыртучы ниндидер аерым төркемнәр бар, хәтта кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары да бу теманы күпертеп күрсәтергә ярата. Милләтара өлкәдә Татарстанда барысы да тыныч."

Маруф Хаҗиев, Мигрантлар мәшгульлеге оешмасы җитәкчесе, таҗик:

"Канунны бозучылар булу сәбәпле бу үзәктә ихтыяҗ бар. Хәзер бит СИЗОга утырталар, ә үзәк булгач шартлар яхшырак булыр дип өметләнәнбез.

Русия инде күптән үзенең илендә тәртип урнаштырырга тиеш иде. Хәзерге хәлләр канунсыз миграция тирәсендәге коррупциягә каршы көрәш булып тора. Канунсыз эшләүче мигрантны һәрвакыт алдап була. Русиядә кануни эшләү өчен барлык шартлар да булдырылган, әмма ни сәбәптәндер кайберләре документларны эшләми. Бәлкем финанс проблемнары бардыр инде белмим.

Монда килүчеләр Русиядә акча агачта үсә дип уйлыйлар. Башка илләргә бит алар алай канунсыз бара алмый. Шуңа тикшерүләр һәрдаим булса мин шат кына булыр идем, чөнки монда визасыз режим булудан файдаланалар. Элек килүчеләр урыс телен белсә, ниндидер белемнәре булса, хәзергеләр телне дә белми, ниндидер өйрәнгән эшләре дә юк.

Русиядә хәзер эшче куллар җитми. Заводлар мигрантларны эшкә алу өчен бер-ике айлап аларны укыта, ә ул кеше тиктомалдан берәр яхшырак акча вәгъдә ителгән, әмма кануни булмаган эш урынына китеп бара. Заводның чакыруы белән килә, ә анда эшләргә теләми. Русиягә эшкә килүчеләр мондагы тәртипләрне белеп килергә тиеш."
XS
SM
MD
LG