Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә һава һөҗүмендә кимендә 20 кеше һәлак булды


Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Латакия вилятендә һава һөҗүме вакытында кимендә 20 кеше һәлак булды. Сүрия кеше хокукларын бозуны тикшерү үзәге белдерүенчә, узган төн Салма шәһәре утка тотылган.

Сүрия президенты Бәшәр Әсад тарафлы гаскәрләр илнең үзәк һәм көньяк өлешендәге күпчелек җирләрне, ә кораллы гыйсъянчылар Төркия белән чиктәш төньягын һәм Ефрат елгасы үзәнлеген үз контролендә тота.

БМО мәгълүматларына күрә, 28 айга сузылган кораллы бәрелешләр нәтиҗәсендә Сүриядә 100 меңнән артык кеше һәлак булган, 1 миллион 700 мең кеше сугыштан качып күрше илләргә киткән.

Җомга Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри белән очрашканнан соң, Мәскәү һәм Вашингтонның Сүрия низагын тыныч юл белән җайлау сөйләшүләрен башларга кирәк дип санавын, белдерде.
XS
SM
MD
LG