Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядән кайткан Максуди нәселе вәкиле Казанда йөзен ачмады


Франциядән кайткан Максуди нәселе вәкиле йөзен ачмады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Франциядән кайткан Максуди нәселе вәкиле йөзен ачмады

Граффити остасы һәм режиссер Аттранж очрашуга әтәч костюмын киеп килеп халыкны гаҗәпләнерде. Рәссам үзе төшергән фильмның эчтәлеген сөйләде, ни сәбәпле Путинга мөкиббән китүен аңлатты, ләкин чын исемен һәм йөзен ачмады.

Франциядән Казанга кино төшерү өчен кайткан граффити рәссамы һәм режиссер Аттранж халык һәм журналистлар белән очрашуга әтәч костюмын киеп килде. Үзе ул аны бу кошның Франция символы булуы белән аңлатты.

Чын исемне әйтмичә псевдоним белән чикләнү һәм йөзне күрсәтмәү – street art рәссамнарының традициясе. Бу төр сәнгатьчеләр рәсемнәрен дәүләт биналарында, шәхси милекләрдә төшергәнгә күрә күп илләрдә полиция тарафыннан эзәрлекләнә. Шуңа күрә алар исемнәрен ачыкламаска мәҗбүр.

“Минем исемем, кыяфәтем, тәнемнең төсе, күзләрем, динем, милләтем минем сәнгатькә берничек тә тәэсир итми. Шуңа күрә ник мин аны сезгә ачыйм?”, - дип җавап бирде Аттранж кызыксынучы журналистларга.

Әтәч костюмын сала алмаганга күрә, аңа матбугат очрашуында микрофонны томшыкка тыгып сөйләшергә туры килде. Оештыручылар бүләк иткән чәк-чәкне дә ул томышыгы белән "чукыды". Очрашуга исә ул туп-туры өч көнлек сәфәрдән соң килде: Казансу буенча йөзеп барган салдан төшеп төркем “Казан” гаилә үзәгендә узган очрашуга юл тотты. Чара “әтәч”нең Франция гимнын башкаруыннан башланды.

“Мин монда Казансу елгасы турында фильм төшерергә килдем. Тамырларым белән шушы җирләргә бәйлемен, шуңа күрә Казанны сайладым. Әбием монда туган. Ул татарча яхшы белә иде, миңа хәтта бу телдә әкиятләр дә укый иде. Ул үзе бөек галим Садри Максуди нәселеннән. Шул сәбәпле үземне бирегә килеп бу мәдәниятне яхшырак итеп өйрәнергә тиешмен дип хис иттем”, - дип сөйли үзе турында Аттранж.

Путинга сокланам

Рәссамнан Русиядәге сәяси вазгыятькә карата фикерен дә белештеләр. Аттранж президент Владимир Путинны ошатуын, хәтта аңа соклануын дә белдерде. Аның фикеренчә, ул бик күп әһәмиятле проблемнарга игътибар итә, үзен дә яхшы формада тота.

“Безнең илдә күптән түгел бер җенесле никахларга рөхсәт бирделәр. Мин моны берничек тә кабул итә алмыйм. Сезнең илдә исә бу өлкәдә хәл күпкә яхшырак. Бу Путинның хезмәтедер”, - ди Аттранж.

Фильм Казан-Арена стадионында күрсәтеләчәк

Аттранж үзе төшергән The Local (җирле.- ингл.) документаль фильм турында сөйләде. Ул аны Казансу елгасыннан сал белән төшеп өч көн дәвамында төшергән. Туктап авылларга кергән, халык белән аралашкан. Фильм Казансу елгасы, җирле мәдәният, урам сәнгатьчеләре турында булачак.

Аттранж картина көзен әзер булгач, аның бик күп зур кинофестивальләрдә катнашачагын вәгъдә итте. Казанда исә аны яңа Казан-Арена стадионының зур экранында күрсәтәчәкләр. “Бу фильм миннән халкыма үзенчәлекле бүләк булсын”, - ди рәссам.

XS
SM
MD
LG