Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Антипират" канунына каршы 100 мең имза җыелды


Русиядә "антипират" канунын гамәлдән чыгаруны таләп иткән петецияне имзалаучылар шимбә көнне 100 мең кешедән артты. Хакимиятләр таләпне карасын өчен кимендә әнә шуның кадәр кешенең теләктәшлек белдерүе кирәк.

Петиция "Русия җәмәгатьчелек инициативасы" сайтына 4 июль көнне урнаштырылган иде. Имза җыюны, аерым алганда, Русия пират фиркасе һәм Интернет кулланучылар ассоциациясе оештырды.

Интернетта интеллектуаль хокукларны яклау кануны, аны "антипиарт" кануны дип тә атыйлар, 1 август көнне көчкә керде. Бу канун нигезендә легал булмаган контент урнаштырылган сәхифәләр ябылачак. Әлегә, беренче чиратта, видео, кино һәм телевидения язмаларына кагыла ул.

Петицияне оештыручылар фикеренчә, яңа канун легал булмаган контентка каршы гына түгел, ә асылда Русиядә интернет үсешен тоткарлау өчен чыгарылган. Алар канунны көчтән чыгарудан тыш бөтен якларның да фикерләре исәпкә алынган яңа иҗтимагый килешү төзүне максат итеп куя.
XS
SM
MD
LG