Accessibility links

Җәүдәт Сөләйманов: "Дәүләт "Сәләт"нең кирәклеген аңлый"


Җәүдәт Сөләйманов: "Дәүләт "Сәләт"нең кирәклеген аңлый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:06 0:00

Җәүдәт Сөләйманов: "Дәүләт "Сәләт"нең кирәклеген аңлый"

12 августта Татарстанның Алексеевски районы Биләр җирлегендә "Сәләт" форумы башлана. Оештыручылар инде әлеге чара үтәсе урынга кузгалды, дүшәмбе иртән балалар киләчәк.

Изге Биләр җирлегендә "Сәләт" форумы ачылыр алдыннан әлеге проектларның әйдаманы Җәүдәт Сөләйманов белән әңгәмә корган идек, сөйләшүнең икенче өлешен тәкъдим итәбез. (Сөйләшүнең беренче өлеше)

Җәүдәт әфәнде, "Сәләт" бүген нәрсә эшләгәнен аңлап эшлиме, бу массакүләм чара шоу ясау гына түгелме?

– Бүген без нәрсә эшләгәнебезне аңлап эшлибез. Тел өчен дә, акыллы, интеллектуаль шәхесләр әзерләү өчен дә. Без дә, Аллага шөкер, дәүләт тә, президент Рөстәм Миңнеханов та "Сәләт"нең кирәклеген аңлый. Чөнки быел җәен 17 алан үткәрә алабыз икән, бу – күрсәткеч. Ә бит ул дәүләт хисабына уза. 12-17 августта узачак II халыкара уку-укыту форумы зур чыгымнар сорый. Безгә яшьләр һәм мәгариф министрлыклары ярдәм итә. Бу кәнфитләнү түгел. Президентның аңлап ярдәм итүе, балалар белән килеп күрешергә теләве зур әйбер. Ата-аналар да, балалар үзләре дә "Сәләт" максатларын яхшы аңлый.

"Сәләт" бүген эчтән үсә. Әлеге күтәрелешкә алдагы елларда бу хәрәкәттә булган балалар нык тәэсир ясый. "Сәләт"нең төп идеясе – нык, акыллы, татар телен үстерергә сәләтле, рухи бай кешеләр тәрбияләү. Безнең моңа бәйле 50дән артык проект бар. Иң мөһиме – сәләтле мохит тудыру, ул – аланнар. Анда балаларның сәләтләре ачыла. Алар тел, компьютер, театр кебек юнәлешләрдә үсә. Мәсәлән, "Сәләт"тә Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең төркеме булачак.

Быел без Татарстаннан читкә дә чыктык. Чувашстанның Батыр районында "Сәләт-Батыр" аланы үтә. Башкортстанда да активлыгыбызны башларга торабыз.
XS
SM
MD
LG