Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Собянин фатирын нинди канун нигезендә кызына хосусыйлаштырган?"


Собянин Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенең 80 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый. 12 декабрь 2012
Собянин Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенең 80 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый. 12 декабрь 2012
Әстерхан өлкәсе думасы депутаты Олег Шеин Мәскәү прокуратурасына Русия башкаласы мэрына намзәт Сергей Собянин фатирына мөнәсәбәтле сору юллады. Бу документ "Җанлы журнал"га урнаштырылган.

Бу фатир мәсьәләсе калкып чыккач, Мәскәү мэры матбугат хезмәте 2006 елда Собянин Русия президенты администрациясе башлыгы булып эшләгәндә аңа 308 квадрат метрлы фатир бүлеп бирелгән дип белдергән иде.

Шеин, бу фатир нинди документ нигезендә Собянинның балигъ булмаган кызына хосусыйлаштырылган дигән сорауны прокуратурага юллый. Әгәр фатир вазифа башкарган өчен (служебный) бирелә икән, канун нигезендә аны хосусыйлаштырырга ярамый, ди Шеин.

Әгәр бу фатир, Собянин декларациясендә күрсәтелгәнчә, социаль найм килешүе нигезендә аңа бирелгән икән, ул вакытта бу фатир ятим балалар, казада зыян күрүчеләр, янгынга дучарлар һәм катлаулы авыруларга туры килергә тиеш. Шеин прокурордан Собянин мондый төркемгә карыймы дип сорый.

Собянин кызының әлеге фатиры турында шушы көннәрдә Мәскәү мэрына икенче бер намзәт Алексей Навальный хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG