Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессы Кол Шәриф өчен тавыш бирергә чакыра


 Tatarstan -- Kul Sharif mosque, Kazan, 23Jule2012
Tatarstan -- Kul Sharif mosque, Kazan, 23Jule2012
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Русиянең "Россия-1" телеканалы Русия география җәмгыяте белән берлектә илдәге ун табигать һәм тарихи һәйкәлләрне сайлап алу бәйгесендә катнашучы Кол Шәриф мәчете өчен тавыш бирергә чакыра.

“Мөхтәрәм милләттәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән һәркайсыгызга мөрәҗәгать итәм һәм сезне әлеге проектта катнашып халкыбызның йөзек кашы булып, балкып торган, иман нуры чәчкән Кол Шәриф мәчете өчен бердәм тавыш бирүегезне үтенәм.

Безнең өндәмәбезне Сахалиннан алып, Калининградка, Европадан алып Америкага хәтле, башка төбәк-илләрдә сибелеп яшәгән һәр иманлы, милли җанлы татар кешесе ишетер һәм бәйге адресына кереп тавыш бирер (өч тапкыр “Голосовать” дигән опциягә басарга мөмкин) дип ышанып калам. Шулай ук 1880 номерына “15” тексты белән смс юлларга була. Бу бәйгедә җиңеп чыгу – татарның Русиядә лаеклы урынын саклап калу өчен дә бик мөһим!», диелә конгресс рәисе Ринат Закиров мөрәҗәгатендә.
XS
SM
MD
LG