Accessibility links

Шакша янында агач эшкәртү корылмасына каршы яңа җыен узды


Протестчылар техниканы туктата
Протестчылар техниканы туктата

Уфа районының Шакша бистәсе янында Австриянең Kronospan ширкәтенең агач оныннан такта һәм ламинат ясау корылмасы төзүенә каршы чираттагы митинг узды. Протестчылар чигенергә мөмкин.

Төзелешкә каршы чыгучыларның чатырлар шәһәрчеге шул төзелеш башланачак урында урнашкан. Анда чатырлар саны 60-ка җитте. 10 августта анда инде дүртенче җыен узды һәм 900-ләп кеше катнашты.

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, протест чарасында катнашучы бер өлеш җәмәгатьчелек Мәскәү өлкәсендәге шундый ук ширкәт эшчәнлеге белән танышырга киткән. Сәяхәтне төзеләчәк корылма җитәкчеләре оештырган. Анда каршылык чарасының әйдаманнарыннан тыш, Башкортстанның экология министрлыгы вәкилләре дә катнаша.

Алардан килгән хәбәрләргә караганда, Башкортстан вәкилләре Мәскәү өлкәсенең Егорьевски шәһәрендәге Kronospan корылмасын дүрт сәгать чамасы карап йөргән. Анда алар барлык бүлекләр белән танышып чыккан. Шул исәптән экология өчен иң хәвефле дип исәпләнүче формальдегид җилеме эшләү бүлегендә дә булганнар.

Җыелган халык митингта чыгыш ясаучыны тыңлый
Җыелган халык митингта чыгыш ясаучыны тыңлый
Сәфәргә киткән Башкортстан вәкилләре сүзләренчә, экология өчен хәвефләнергә урын юк. Егорьевскидагы җитештерү корылмасыннан чыккан су тазартылып җирле елгага ага. Аннан агучы су елгадагыдан чистарак булып чыккан. Шунысы да билгеле – Башкортстанда төзелүче корылмада формальдегид җитештерелмәячәк. Ширкәт урманнарны кыйратуга юл ачачак дигән шикләр дә таралган. Корылма урман эшкәртү калдыклары исәбенә эшли һәм нәтиҗәлелек 99,9% тәшкил итә.

Егорьевскига сәфәр кылган протестчыларның берсе – Роберт Галимов сүзләренә караганда, ширкәт төзелешенә каршы чыгарга кирәкми. Шулай да аны торак йортлардан 5-6 чакрым ераклыкка күчерергә кирәк. Бүген ул якындагы авылга бер чакрым ераклыкта гына төзелә. Шулай ук бу авыл кешеләренә түләүләр турында да уйларга кирәк.

10 августта узган җыенда җәмәгатьчелек бер кырыйда төзелә башлаган корылма урынына барып, эшләп торган техниканы туктатты. Экскаваторлар, башка техника халык ул урынны басып алгач тынып калды. Ләкин алар китү белән техника бар куәтенә кабат эшли башлады.

Кириллово авыл шурасының рәсми җавабы
Кириллово авыл шурасының рәсми җавабы
Шул ук вакытта Башкортстанда Kronospan корылмасын канунсыз төзүләре турында документ пәйда булды. Хикмәт шунда ки, төзелеш барган җир Уфа районының Кириллово авылы шурасына карый. Кириллово авылы шурасына җир сорап берәү дә мөрәҗәгать итмәгән. Канун нигезендә булырга тиешле авыл шурасының җәмәгатьчелек җыены узмаган. Бу республика парламенты сайлавына намзәт Рөстәм Хафизовның Кириллово авылы шурасы хакимиятенә биргән соравына җаваптан билгеле булды.

Каршылык чаралары дәвам итә. Егорьевскидан кайткан вәкилләрнең аңа нинди төсмер бирүе бераздан күренер. Протест чарасында катнашучыларның кайберләре Егорьевскига баручыларның хакимияткә сатылу ихтималлыгы барлыгын да фаразлый.
XS
SM
MD
LG