Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗан-Уйгыр автоном районында яшәүче ике кеше үлем җәзасына хөкем ителгән


Синҗан-Уйгыр автоном районындагы мәхкәмә ел башында канлы бәрелешләрдә катнашкан өчен ике ир кешегә үлем җәзасы карары чыгарган, тагын өч кешене тугыз елдан алып гомерлек төрмә көтә. Барлык хөкем ителүчеләр террорчылыкта гаепләнә.

Җирле халык һәм иминлек көчләре арасында апрельдә бәрелеш чыккан Кытайның Cинҗан-Уйгыр автоном төбәгендә 20ләп кеше кулга алынган иде.

Полиция өйләргә кереп тикшерү уздырганда кораллар һәм кулдан эшләнгән шартлаткычларны алуын әйтте. Аңа кадәр уйгырлар күпләп яшәгән төбәкнең тарихи Кашгар вилаятендә кабынып киткән низагта 21 кешенең һәлак булуы расланды.

Күп кенә уйгырлар хакимият тарафыннан барган басымнарга зарлана. Алар Пекин уйгырларның хокукларын исәпкә алмыйча, җирле кытайларга өстенлек бирүен әйтә.
XS
SM
MD
LG