Шыгырданда татар авылларының атлары ярышты
11 августта Русиянең иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырдан авылында II Русиякүләм ат ярышлары узды. Чуашстанның татар авылында үткән бу чарада Татарстан, Башкортостан республикалары, Киров, Самар, Ульян өлкәләре һәм Чуашстанның үзеннән килгән 38 чабышкы аты ярышты. Юртаклар һәм җайдаклар төрендә ярышып җиңүчеләргә Татарстан президенты һәм "Сембер" хәйрия фонды куйган ике җиңел автомобиль бүләк ителде. Шул төп бүләкләр Башкортостан һәм Киров өлкәсеннән килеп җиңү яулаган чабышкы хуҗаларына насыйп булды.
мультимедиа
-
март 26, 2024
"Крокус Сити Холл"дан йөзләгән кешене коткарган егетләр
-
март 14, 2024
Салават Фәтхетдинов Путинны яклап чыкты