Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Төмәннең Түре елгасы буендагы ял итү мәйданында бәйрәм чаралары оештырылды. Анда Тубылда яшәүче Арангуловлар гаиләсе "Арангул батыр" турнирын үткәрде.

"Тубылдагы танылган сөяктән кисеп ясаучы оста Минсәлим Тимергазеев бик күп вакыттан балаларым белән таныш, алар башкарган эшләрне күреп белә. Шуңа да берничә ел элек ул аларга, әйдәгез, ичмасам, сез оештырыгыз шундый бер бәйге, аны Арслангәрәй хаҗи хөрмәтенә “Арангул батыр” дип атагыз, дип әйтә килде", дип сөйләде Азатлыкка өлкәбезнең билгеле җырчысы, мәрхүм Арслангәрәй хаҗиның хәләл җефете, җиде бала анасы Сәкинә Арангулова.

Башта бу бәйге авыл агайлары өчен дип уйланылган иде. Бүрәнә кисү кебек гадәти авыл эшләре бар иде програмда. Тик беренче елда ук спортчылар авыл ирләрен шактый артта калдырдылар һәм турнир һөнәри яктан үскән спортчылар өчен оештырыла башлады. Бу өченче турнир дип билгеләнсә дә, бишенче мәртәбә үтте.

"Сабантуйларда да уздырабыз аны. Мәшәкатьле булса да, үз белгәнеңне башкаларга да җиткерергә кирәк, дип гел әйтә иде әтиләре. Мондый тәрбияле балалар калдырып киткәненә мин бик сөенәм. Бүген монда дүрт балам, кызым оештыру эшендә катнашалар. Ун оныгым бар инде, аның олысына 23 яшь тулды. Әни һәм әби буларак, балаларымның шундый зур бәйрәм әзерләүләренә шатлыгым эчемә сыймый. Тубыл ПАТП җитәкчесе Сергей Кугаевский транспорт белән ярдәм итте. Аңа һәм бүләкләр алуда булышкан кешеләргә рәхмәтем чиксез. Кайбер кеше кафелар, рестораннар ача, ә мин бу ярышларны уздыруыбыз белән сәламәтлек биргән өчен Аллаһы Тәгалә алдында үземнең бурычымны үтибез дип уйлыйм", ди Сәкинә ханым.

Бәйгедә Тубыл һәм Төмән шәһәрләреннән бишәр кеше катнашты. Араларында татар егете – Динар Фәйзуллин да бар.

Ун батыр 100 килограммлы бүрәнәләр әйләндерүдә, иллешәр килограммлы ике капчык, авыр бүкәннәр күтәреп йөгерүдә, 25 бала утырган арбаны тартуда көч сынаштылар. Авырлык күтәрү спорты мастерлыгына кандидат Никита Панов җиңү яулады. Ул зур телевизор белән бүләкләнде. Ә Тубыл егете Динар Фәйзуллин, беренче катнашканымда унынчы булсам, икенче мәртәбә алтынчы урынны алдым. Бу бәйге миңа үсәргә, ныграк шөгыльләнергә этәргеч бирә, дип аңлатты. Батырларның берсе дә бүләксез калмады, ә бу турнирны беренче генә күргән төмәннәр ярышларны гаҗәпләнеп тамаша кылдылар.

"1980 елда Арслангәрәй хаҗи – телдән-телгә күчеп сөйләнгән данлыклы Бәхтияр шәех нәселе вәкиле Тубыл шәһәрендә өлкәдә беренче мәчетне төзекләндереп, ачып җибәрде. Мин татар телебезне үстерү өчен тырыша башладым – “Бәхет чишмәләре” дип исемләнгән ансамбль булдырдым. Аннары малайларым яңа туган кечкенә сеңелләре хөрмәтенә “Ләйлә” дип үзгәрттеләр. Игезәкләрем Хәсән белән Хөсәен кечкенәдән үк актив булдылар. Бүген дә алар кешеләргә яхшылык кына өләшәләр, яшьләр белән эшлиләр, академиядә лекцияләр укыйлар, мәктәпләрдә класс сәгатьләре үткәрәләр", дип сөйләде Сәкинә Арангулова.

“Арангул батыр”ның төп оештыручылары Хәсәен һәм Хәсән чынлап та үзләре җырчы-композитор да, рәссам-сөяктән сыннар кисүче дә, спортчылар да (каратэда кара билбау ияләре), археологлар да, кинологлар да алар. Иҗади эшләре Төмән өлкәсендә генә түгел, Русия, АКШ, Төркия, Германия, Канада илләре музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Спортның да алар шөгыльләнмәгән төре аздыр. Кинода да төшәргә өлгерәләр әле. Кечкенәдән үк самбо, грек-рим көрәше түгәрәгенә йөрсәләр, каратэга рөхсәт бирелгәч, аның серләрен яратып өйрәнәләр.

Хәзер дә алар илгә, туган якка мәхәббәт, горурлык уята торган чараларда еш чыгыш ясыйлар. Мулла гаиләсендә тәрбияләнгән Арангуловлар, әлбәттә, ислам нигезендә көн итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG