Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Ураза гаете


Наилә Сәлимова
Наилә Сәлимова

Оренбур өлкәсенең Татар Каргалы авылында гает намазына килгән мөселманнар мәчеткә сыймады. Оренбурның үзендә Ураза бәйрәмен Рамазан концерты белән дә билгеләделәр.

Быелгы Ураза гаетенә Татар Каргалы авылының Куш манара мәчетенә дин кардәшләребез бик күп җыелды. Әйтергә кирәк, Оренбурда ураза һәм Корбан гаете көннәрендә мөселманнар ял итми. XVIII гасырда ук төзелгән Куш манара мәчетенә гает намазына килүчеләр мәчеткә сыеп та бетмәде, чөнки дүрт меңнән артык халкы булган бу авылда күпләр гает намазына гаиләләре белән йөри. Өстәвенә, дини бәйрәмнәрдә Татар Каргалы авылында ял итәләр.

Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин
Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин
Гает намазын Куш манара мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин алып барды. Намазга кадәр җыелган халыкка вәгазь сөйләде. Аның вәгазенең эчтәлеге мөселманнарның бер-беренә мәрхәмәтле булу мисалларына нигезләнде.

Бу юлы гает садакалары әлеге мәчетне төзекләндерү эшләренә тотылачак. Мәчеттә малайлар-кызларны күрү гадәткә керде. Олылар инде бер гает намазын да калдырмый. Шуларның берсе Вахит Сәлимов.

Аның мәчеттән кайтканын хатыны белән кызы өйдә көтеп торды. Мәдрәсәдә белем алу, ике тапкыр Хаҗга бару, 20 елдан артык ураза тоту, биш вакыт намаз – болар барысы да Наиля ханым һәм Вахит әфәнденең чын мөселман тормышы белән яшәүләрен раслый.

Наилә, Вахит һәм Дания Сәлимовларның бәйрәм табыны
Наилә, Вахит һәм Дания Сәлимовларның бәйрәм табыны
“Тәмле татар ризыкларын күп итеп пешердем, яшелчә, җиләк-җимеш үзебезнең бакчаныкы. Оренбурдан ике оныгымны да көткән идем. Эш көне бит, эштән китә алмадылар шул”, дип күңелсезләнде Наиля ханым. “Авылыбыз мәчетләрендә ифтар ашлары күпләп үтте, татар эшмәкәрләренә рәхмәт инде”, дип сүзне ялган китте Вахит әфәнде.

Оренбур өлкәсенең барлык мәчетләрендә гает намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде. Кич белән Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театрында, елдагыча, Рамазан концерты үтте. Рамазан концертлары Оренбурда 24 ел элек башланган иде. Гадәттәгечә, тамашада театрның барлык актерлары катнаша, алардан тыш чакырылган кунаклар да үз осталыкларын күрсәтә.

Кич белән Оренбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театрына килгән тамашачылар йөзендә шатлык күренә иде. “Шулай да мәчетләрдә күбрәк җирле халыкларны күрәсе иде. Гает намазларына килүчеләрнең 30 проценты гына җирле халык, ә калганнары Урта Азия мөселманнары”, дип сөйләде концерт алдындагы вәгазендә Оренбур мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин.

Тамаша шәһәрнең “Сөләймания” мәчете каршында оешкан мөнәҗәтләр төркеменең чыгышы белән башланды.

Альбина Мөхәрәмова
Альбина Мөхәрәмова
“Без Рамазан концертын 24-нче тапкыр үткәрәбез. Үзебезнең артистлардан башка тамашада катнашу өчен төрле шәһәрләрдән җырчыларны, биючеләрне чакырабыз. Бу юлы үзебезнең җирле яшь җырчы-биюче оренбурларны чакырырга булдык. Алар: җырчы Альбина Мөхәрәмова белән “Кавказ ритмнары” исемле дагыстан бию төркеме”, дип сөйләде тамаша програмы кунаклары хакында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев.

"Кавказ ритмнары" бию төркеме
"Кавказ ритмнары" бию төркеме
Альбина Мөхәрәмова бу елны Оренбур дәүләт университетын тәмамлады. Яшь җырчы – “Туган тел- 2013” телевизион фестиваленең дипломанты. Оренбур кызы өчен өр-яңа дүрт җырга аранжировка эшләнә. Күп тә үтмәс, ул җырлар студиядә язылып,”Туган тел” телеканалында яңгырый башлар.

“Кавказ ритмнары” төркеме ике бию башкарды. Тамашачылар биючеләрнең чыгышларын алкышларга күмеп озатты. Шунысы да ачыкланды: егетләр өч көн генә булса да ураза тотканнар. “Бу безнең беренче уразабыз , киләсе елда да тотачакбыз”, дип сөйләде егетләр.
XS
SM
MD
LG