Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Каюм Насыйрины искә алачаклар


16 августта Казанда мәгърифәтче, язучы, галим, татар халкының күренекле шәхесе Каюм Насыйрины искә алачаклар. Август аенда аның вафатына 111 ел була.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, искә алу көненә Каюм Насыйриның нәселен дәвам итүчеләр, аның якташлары һәм музей кунаклары чакырылган. Сәгать 10да Иске Татар зиратында Каюм Насыйриның каберен зыярат итәчәкләр. Соңрак Насыйри музеенда “Ходай мине язар өчен яраткан...” дип исемләнгән чара була. Кунаклар игътибарына “Казаным минем” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителә. Шулай ук музей һәм “Хәтер бакчасы” буйлап экскурсияләр дә оештырыла. Әлеге чара чәй табыны янында дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG