Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабантуйларда тоталитаризм рухы сизелә"


Төмәндә федераль Сабантуйга килүче халык ике якка тезелгән төрле милләт вәкилләре булып киенгән артистлар аша уза.
Төмәндә федераль Сабантуйга килүче халык ике якка тезелгән төрле милләт вәкилләре булып киенгән артистлар аша уза.

Җәмәгать эшлеклеләре, Сабантуйның асылын аңлаучылар хәзер бу милли бәйрәмнең күп очракта түрәләр күңелен күрер өчен генә оештырылган күрсәтмә чарага әйләнеп калганлыгын белдерә. Бәйрәмнең стадионнарда үткәрелүе, халыкның концерт карарга килгән тамашачы сыман урындыкларга утыртылуы, рәсми өлешнең озакка сузылуы белән дә килешми алар.

Августның өчендәге Төмәндәге федераль Сабантуй да моңа кадәр булганнары – Екатеринбур, Владивостоктагыдан һәм башкаларыннан әллә ни аерылып тормады. Шул ук зур стадион, шул ук урындыкларга тезелеп утырган тамашачылар, башта шул ук пролог – бәйрәмнең рәсми өлеше, татар халкының кул эшләрен, осталыкларын һәм милли яшәешен күрсәткән шул ук чатырлар.

Русия гимны, әләм күтәрү, җитәкчеләрнең котлау сүзләре – болар барсы да Русиядә үткәрелә торган башка календарь бәйрәмнәрдән әллә ни аерылып тормый. Рәсми өлештә бер генә үзенчәлек бар – ул да булса татар мәдәниятен, тарихын чагылдырган театрлаштырылган тамаша күрсәтелә. Хәзер анысы да милләтләр дуслыгын чагылдырган шоуга әйләнә башлады.

Төмәндәге федерал Сабантуйда рәсми өлеш
Төмәндәге федерал Сабантуйда рәсми өлеш
Төмән Сабантуе да бу яктан башкалардан ким булмады. Театрлаштырылган тамашада 400-дән артык кеше катнашты. Түбән Кама артистлары гына да 250-дән артык кеше килгән иде. Бөтен көчнең, акчаларның һәм иҗатның иң-иң зур өлеше әнә шул прологка бирелде, түрәләр алдында оятка калмаслык итеп оештырылды ул. Сабантуйдагы халык катнаша торган милли уеннарга, ярышларга килсәк, ул – рәсми өлешен зур бер ашъяулык дип карасак, аның өстендәге кечкенә генә берничә ямауга охшап калды.

Төмән Сабантуенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов стадионга җыелган 13 мең тамашачы алдында элек Төмән өлкә мәдәният үзәген җитәкләгән, хәзер концертлар һәм төрле мәдәни очрашулар үткәрүче Фәрит Хәкимгә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" түштамгасын такса да, мәдәният хезмәткәре Азатлыкка бәйрәмнән күңел төшенкелеге белән кайтып киткәнлеген белдерде.

"Рәсми өлеш бетүгә үк, анда көрәш башлануга карамастан, стадион бушап калды, халыкның күпчелеге милли уеннарның кайда үткәрелгәнен белмичә өйләренә таралышты, баксаң алар стадион артында оештырылган булган икән. Сабантуйда киресенчә, иң зур игътибарны халыкның уеннарда, ярышларда катнашуына бирергә кирәк иде", ди Фәрит Хәким.

Төмән Сабантуенда көрәш барганда стадионда кеше калмаган иде инде
Төмән Сабантуенда көрәш барганда стадионда кеше калмаган иде инде
Аның фикеренчә, хәзерге Сабантуйлардан советлар заманындагыча тоталитаризм рухы аңкып тора. Мәҗбүриләп оештырылган театрлаштырылган тамашалар, мәҗбүриләп төрле милләтләрнең көнкүрешен тасвирлаган чатырлар йә өйләр кую, зур түрәләр кайчан килеп керер икән дип бернәрсәгә дә тимичә аларны көтү – әлеге ясалмалык һәм баш ию елдан-ел күбрәк Сабантуйларга үтеп керә бара.

"Сабантуйның табигате – ул халык бәйрәме. Анда халык ял итәргә, күңел ачарга, бер-берсе белән аралашырга тиеш. Соңгы вакытларда стадионнарда уздыра башладылар. Бу "показухага", бер шоуга әйләнде. Депутатлар, түрәләрнең үзләренең теләкләрен, кылган гамәлләрен данлауга әйләнеп кала башлады”, ди Фәрит Хәким.

Җәмәгать эшлеклесе, продюсер Илфак Шиһапов та Сабантуйның электән үк килгән асылы киткәнлеген, хәзер бу бәйрәмне оештыруны, аңа төс бирүне хакимиятләр үз кулларына алып, халыкның читләштерелүен әйтә.

"Хәзер район күләмендә бюджет акчасына хакимият тарафыннан оештырыла икән, аның шундый рәсми һәм үле төстә буласы билгеле инде ул. Чын Сабантуй ул халык теләге һәм башлангычы белән үтәргә тиеш. Сабантуйны хакимият оештыра икән "Бердәм Русия"не мактый, әгәр берәр бизнесмын үткәрсә аны мактыйлар", ди Шиһапов.

Шулай да ул халык рухы сеңгән Сабантуйларның бик аз гына булса да калганлыгын әйтә. Быел алар җәмәгате, җырчы Илсөя Бәдретдинова белән Баулы Сабантуенда катнашканнар. Анда рәсми өлеш тә булмаган, түрәләр дә сәхнә түренә менеп нотык тотмаган, мулла да вәгазьләр сөйләп бу бәйрәмгә үз фатихасын бирмәгән. Шиһапов та кайбер Сабантуйларда, мисал өчен Казанныкыннан, советлар заманындагыча мәҗбүри-ихтыяри рух сизелгәнлеген кире какмый. Шулай да ул хакимиятләр оештырмаса бу бәйрәмгә халыкның гына көче җитмәячәген дә әйтә.

Ижаудагы быелгы Сабантуйда да халык мәйданнан тимер рәшәткәләр белән аерылган иде
Ижаудагы быелгы Сабантуйда да халык мәйданнан тимер рәшәткәләр белән аерылган иде
“Безнең гәҗит” нәшире Илфат Фәйзрахманов та зур түрәләр катнашкан Сабантуйларда тоталитаризм рухы сизелеп торганлыгын белдерә.

"Сабантуй хәзер түрәләр бәйрәменә әйләнеп калып бара. Медведев килгән вакытта да аерым мәйдан корылды. Аерым шәхесләр өчен генә, күрсәтмә чара буларак кына оештырыла башлады ул. Быел Универсиада өчен аерым мәйдан ясадылар. Президент фәрманы белән Сабантуй көннәре тәгаенләнсә дә, хакимият башлыклары, түрәләр үзара сөйләшеп бер-берсенә кунакка йөрешер өчен үзләренә генә кулай итеп бәйрәм көннәрен билгели. Бәйрәмнең нуры, элеккеге горурлыгы, безнең өчен кадерле булган тарихи кыйммәте икенче төрле яссылыкка күчерелде", ди Фәйзрахманов.

Фәйзрахманов милли асылны чагылдырган театрлаштырылган күренешләргә, әгәр ул озакка сузылмаса һәм татар милли рухта әзерләнсә, каршы түгел.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина бәйрәмнең рәсми өлешен, ягъни прологның бүгенге Сабантуйларның инде аерылыгысыз бер кисәгенә әйләнгәнлеген һәм аның кирәклеген әйтә.

"Бөтен бәйрәмнең алтыдан бер, йә булмаса җидедән бер өлешен тәшкил иткән рәсми башлау өлешендә гадәттә без тарихны, гореф-гадәтләрне чагылдырган театрлаштырылган тамаша күрсәтәбез. Быел Пермь өлкәсенең Барда авылында үткән Русия күләмендәге татар авыллары Сабантуенда без бу якларда яшәүче татарларның үткәне һәм ни өчен бу Русия күләмендәге бәйрәмнең нәкъ аларда үткәрелүе, Барда якларының Татарстан белән бәйләнешләре турында сөйләдек. Театрлаштырылган өлеш зур мәгънәгә ия. Бардадагы Сабантуй вакытында минем яныма килүчеләр бу тамашаның күңелләренә хуш килүен, халкыбызның тарихына карата горурлык хисләре уянуын белдереп рәхмәт сүзләре әйтте. Менә бу дәлилләр рәсми өлешнең һәрвакытта да булырга тиешлеген күрсәтеп тора. Сабантуйлар үткәргәндә без бу баштагы өлешен әзерләү өчен тарихчыларны, мәдәният һәм халык иҗаты белгечләрен җәлеп итәбез. Тамашада күп очракта артистлар катнаша", ди Нигъмәтуллина.

Барда Сабантуенда төрле төбәкләрдән килгән делегацияләр йөреше
Барда Сабантуенда төрле төбәкләрдән килгән делегацияләр йөреше
Шулай да быел Төмәндәге федераль Сабантуй вакытында театрлаштырылган өлешкә Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә яралаштырып, советлар заманнарындагыча төрле милләтләр бездә дус һәм тату яши дигәнне күрсәтү дә кертелгән иде. Татарстан ягы күбрәк татар милли рухлы тамаша әзерләсә, милләтләр дуслыгын күрсәтү Төмән ягының таләбе булган.

Нигъмәтуллина белдерүенчә, федераль Сабантуйларны оештырганда кабул итүче якның, мисал өчен Владивосток бәйрәмен телгә алды ул, андагы хакимиятләр теләген дә исәпкә алырга кирәк була. Әнә шул сәбәпле бәйрәмнәр хәзер стадионнарда үтә, ди ул.

Шулай да министр урынбасары Сабантуйларның табигать кочагында үткәндә генә бөтен матурлыгын саклавын таный.

Сабантуйга гадәттә халык бөтен гаиләсе белән килергә тырыша. Бала күңеле киптергеч кебек һәр нәрсәне дә күңеленә сеңдерә. Бүгенге күрсәтмәле чыгышларны да, стадионнарда, асфальт өстендә үтүче бәйрәмнәрне дә – безнең миллилегебез нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итә ул.

“Ватаным Татарстан” газетының әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе Алсу Хәсәнова чиккән сөлгеләр белән бизәлгән ат арбасына төялгән балалар һәм шунда ук матур итеп тальян гармунда милли көйләрне суздырган авыл агае Сабантуй бәйрәменә төшкән балачак мизгелләрен сагына. Бүген исә пролог өлештәге тамаша артык озынга сузылганга, түрәләрнең нотык тотулары аркасында Сабантуйларга күңеле тартмаганлыгын да әйтә.

Милли бәйрәмнең асылын аңлаганнар авызыннан халык Сабантуйга катнашып күңел ачу өчен түгел, ә гади тамашачы булып карап тору өчен килә дигән фикерләрне дә еш ишетергә туры килә. Моның нигезендә татарны миллилектән, үз асылыннан биздерү ятмый микән дип сорау куючылар да бар.

Барда Сабантуенда шома колгага менәләр
Барда Сабантуенда шома колгага менәләр
Нигъматуллина фикеренчә, Төмәндә үткән федераль Сабантуй да, Бардадагы авыллар Сабантуе да, һәм гомумән бөтен Сабантуйлар да моның киресен күрсәтә.

"Мәйданчыклардагы ярышлар, артистларның чыгышлары хәтта иртәнге сигездән үк башланып китте. Тугызда бөтен Сабантуй гөрли иде инде. Анда һәдияләр дә саттылар, Сабантуйга килгәннәр төрле уеннарда да катнашты. Көрәш тә иртән үк башланды. Халык җыелган вакытта бу уеннар дәвам итә иде инде. Аннан соң инде бәйрәмнең иң мәртәбәле өлеше – пролог башлана. Рәсми өлеш ярты сәгать, 45 минутлап дәвам иткәч, кичке бишкә кадәр Сабантуйның ярышлары үтә", ди Нигъмәтуллина.

Аның сүзләренчә, төбәкләрдә Сабантуйларны оештыручыларга Татарстан ике елга бер тапкыр укулар үткәреп торачак. Киләсе уку 2014 елда була. Бу укулар вакытында милли уеннар белән беррәттән Сабантуйның рәсми өлешенә дә аз игътибар бирелмәячәге инде бүгеннән үк сизелеп тора.
XS
SM
MD
LG