Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

13 августта “Калеб” яңа буын җыенында Америкада яшәүче татар шагыйрәсе Нурия Измайлова белән очрашу кичәсе узды. Шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды, уй-фикерләрен уртаклашты.

Тугызлап шигырь китабы авторы, хәзер Америкада яшәүче татар шагыйрәсе Нурия Измайлова белән очрашу Казан дәүләт консерваториясендә шагыйрьләр, укытучылар, журналистлар катнашында узды. Саф татар телендә барган чара өстәл артында җылы сөйләшү, шигырьләр уку, уй-фикерләр белән бүлешү буларак үтте.

Шагыйрьләрдән биредә Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәйрүзә Мөслимова, Эльвира Һәдиева, Рүзәл Мөхәммәтшиннәр бар иде, шулай ук яшь композитор Эльмир Низамов, быел гына Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Илүсә Хуҗина да катнашты.

"Хәзерге заманда иң кадерлесе нәрсә?"

Казан дәүләт консерваториясендә күп еллар татар теле, әдәбияты укыткан Асия Гыйләҗетдинова Нурия Измайлова иҗатына бәя биреп, аның шигырьләренең саф хисләр, самимилек, җылылык белән тулы булуы хакында сөйләде: “Безнең хәзерге заманда иң кадерле әйбер нәрсә? Мин аны кешенең җылы мөнәсәбәте, кешегә хас булган саф хисләр, матурлык, бер-беребезгә мөнәсәбәт, дип әйтер идем. Менә Нуриядә, аның шигъриятендә нәкъ шул әйбер бар. Менә шул сафлыкны, самимилекне мин һәрвакыт күрәм аның шигъриятендә. һәм ул мине тетрәндерә. Электән үк шундый булды ул Нурия. Без университетта бер төркемдә укыдык. Укыганда ук ул аерылып торды, аның җырлары да барлыкка килде, ул төркемнең бер төрле җыры шикелле яңгырый иде. Һәм хәзерге көнгә кадәр менә шушы якынлык Америкадамы ул, Уфадамы, Мәскәүдә торуына карамастан югалмады, ниндидер аралык булмады, күңел яктылыгы булды, үзенә тартуы, үзенең җылылыгы, самимилеге булды. Америка да үзгәртмәде аны, диде Асия Гыйләҗетдинова.

Нурия Измайлова үзе үзгәрмәсә дә, тирә-як мохитнең тормышка карашына йогынты ясавы хакында әйтте:

“Тормышка мөнәсәбәт үзгәрә анысы, сүз дә юк. Икенче дөнья ул, нәрсәне кабул итәсең, нәрсәне кабул итмисең. Монда кайткач та карап-карап торам да халыкка әзрәк көләсе дә килә шунда, тегендә дә шулай хет көл, хет ела инде, аларны карап торсаң... Мин тудым Башкортстанның Кучарбай авылында, җиде яшемә кадәр яшәдем анда. Менә шул Кучарбай авылы ватаным булып калды инде миңа, аннары Казан якын күңелгә. Безнең урманнарны сагынам”, дип сөйләде Нурия Измайлова.

Нурия Измайлова кичәдә катнашучылар белән

Нурия Измайлова кичәдә катнашучылар белән

Нурия Измайлова унҗиде еллап Америкада гомер кичерә. Шагыйрьләр шушы дәвердә аның шигырьләрен кем белән уртаклашуы, кемнәргә укуы хакында кызыксынды. Нурия ханым күп еллар укучы аудиториясе булса да, андый уку, бүлешү мохитенең Татарстанда да, Америкада да булмаганлыгын әйтте. Соңгы вакытта шигырьләрне дә бик язмавын белдерде: “Дөресен генә әйткәндә, андый мохитем беркайчан да булмады. Университетны тәмамладым да экзотика эзләп Үзбәкстанга киттем, аннан соң кайттым Уфага, анда алты ел яшәдем, анда да андый мохит булмады. Хәзер торган урыным безнекеләр яшәгән җир түгел.

Шигырь язасы килә, әмма әлеге дә баягы нинди мөхиттә яшәвем. Язучы, шагыйрь дисәң, аларның аңа исләре китми. Мохит нинди булса, ул барыбер сиңа тия ул, тирә-як тәэсир итә. Анда язучы диюең берни дә аңлатмый, анда автор, дип әйтәләр, әгәр инде син үзеңне автор дисең, әгәр дә басыласың, китапларың сатыла икән, шул вакытта сиңа башка төрле карыйлар”, диде ул.

“Белмим, безнең халыкның киләчәге нинди булыр”

Шигырь язмауның сәбәбе милләт турында уйланулар белән бәйле булуын да әйтте Нурия Измайлова. Милләт турындагы сорауга ул җавап бирә алмады: “Ул турыда мин бик күп уйланам. Җавап бирә алмыйм бу сорауга, бик авыр тема. Менә язарга да, аклану сүзе булса була инде, шул сорау мине бик чикли. Ни өчен дигәндә, мин белмим үзебезнең халыкның киләчәген. Әгәр без башка милләт булган булсак, безнең тарих икенче төрле булган булса, мин әллә ниләр язар идем. Шуңа күрә язасым килсә дә, язылмый”, диде Нурия Измайлова.

Чара барышында ул 2011 елда Казанда басылган "Тауга карап, таулар булып..." дигән китабыннан шигырьләрен укыды, биредә катнашкан шагыйрьләр дә үз шигырьләре белән таныштырдылар.

Нурия Измайлованың әлеге китабыннан "Тарихка бер караш" исемле шигыре:

Тарихка бер караш

Офыкта-кызыллык.
Юл җитмәс, кул җитмәс серле ут.
Мәңгелек ал шәфәкъ –
Төтенсез утларга сүнү юк.
Төтеннән котылган,
Котылган үлемнән, көрәштән.
Тик дөрләү дә юк шул! –
Болытлар куенында урнашкан.
Җир һәм күк арасын
Ил итеп, офыкка сыенган.
И иле... – ал мираж!
И үзе... бар микән, гомумән?..
Бар кебек - балкый бит -
Төтенсез, тик кайнар теләкле.
“Туңам, – ди, – ягыгыз!
Кабынсам, мин бөек бүләкмен!
Мин сезгә башларны
Биегрәк итәргә кирәкмен.
Мин сезгә ай-кояш ишене
Күребрәк үтәргә кирәкмен.
Кемнәрнең уты мин,
Күрегез, өрегез җан миңа!
Терелсәм, мин-сезне
Үлемсез итәчәк хәзинә!”
И офык... Ал мираж...
Акыл да җиталмый хәзергә!
Тик акыл пәрдәсен
Тибрәтеп таңнарда җил керә:
“Боз кебек офыкта
Югалган тарихлар интегә!..”
Күзләрдә гел төтен, гел төтен...
Төтенсез утларны кем күрә!
Без генә түгел дә -
Юаныч түгел бу күңелгә...

* * *
Шагыйрә Нурия Измайлова 1982 елдан СССР(Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. "Яратам" (1981), "Алтын тарак" (1984), "Мин зур үскәч" (1986), "Минем җәй" (1987), "Иң серле әкиятем" (1989), "Җирдә" (1993), "Ак малай – минем энем" (1995), "Адашкан" (2000), "Язылмаган хатлар" (2001) исемле китаплар авторы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG