Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренат Харис: “Сәләт”нең вазифасы – дәүләт тота торган яшьләр тәрбияләү”


Ренат Харис: “Сәләт”нең вазифасы – дәүләт тота торган яшьләр тәрбияләү”
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

14 августта "Сәләт" форумының рәсми ачылышы узды. Кунаклар арасында Татарстан хөкүмәте вәкилләре һәм зыялылар булды. Алар "Сәләт"нең әһәмияте турында чыгыш ясады.

14 августта II Халыкара “Сәләт” яшьләр уку-укыту форумының рәсми ачылышы узды. Анда Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Дәүләт думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һ.б. кунаклар катнашты.

Рафис Борһанов үз чыгышында уңышлы карьераның кешенең үзенә генә бәйле булуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул үзе дә элек төрле яшьләр оешмаларында актив катнашкан һәм бу аңа һөнәри үсештә шактый этәргеч биргән.

“Һәр кеше сәләтле булып туа, һәм аның сәләте тормышы дәвамында ачыла. Шул сәләтне вакытында күреп алып, аның үсешенә ярдәм итү – безнең бурычыбыз”, ди мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов

"Сәләт"кә шулай ук күренекле галимнәр, зыялылар да килеп тора. Аларның берсе Татарстан халык шагыйре Ренат Харис. Журналистлар белән аралашканда ул әлеге форумның әһәмиятле максатлары турында да әйтте.

Аның сүзләренчә, “Сәләт”нең максаты ул – белем бирү генә түгел, ә кешеләрне аралаштыру да. Аралашкан очракта гына алар төрле оешмалар төзи алалар, ди ул. “Сәләт”нең төп вазифаларыннан берсе – дәүләт тота торган яшьләрне тәрбияләү. “Сәләт” – соңгы елларда барлыкка килгән иң көчле һәм нәтиҗәле иҗтимагый оешмаларның бере”, диде Ренат Харис.

15 августта "Сәләт"кә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килә.

XS
SM
MD
LG