Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:41

Мисырда бәрелешләрдә ким дигәндә 370 кеше һәлак булган


Мисырда чәршәмбе көнне башланган бәрелешләр нәтиҗәсендә, ким дигәндә 370 кеше һәлак булган, өч меңләбе яраланган.

113 кешенең протест белдерүчеләрнең беренче лагере урнашкан Рабәә әл-Адауиа мәчетендә янында үлгәне әйтелә. Икенче лагерьдә үлүчеләр саны 21дән артык.

Бәрелешләр шулай ук Александия, Әл-Минья, Суэц һәм башка шәһәрләрдә дә була. Илдә бер айга гадәттән тыш хәл кертелгән. Каһирә һәм Мисырның 10 вилаятендә комендант сәгате булдырылган.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таиип Эрдоган Мисырдагы хәлләргә бәйле кичекмәстән БМОның иминлек шурасы утырышын уздырырга чакырды. Элегрәк ул Мурсины вазифасыннан читләштергән өчен хәрбиләрне тәнкыйтькә тоткан иде.

XS
SM
MD
LG