Accessibility links

Кайнар хәбәр

Одинцовода ике меңләп мигрант тоткарланган


Мәскәү янындагы Одинцово базарында полиция ике меңгә якын мигрантны тоткарлаган. Хокук саклаучылар әйтүенчә, 240 кешегә Русиягә килү тәртибен бозган өчен административ протоколлар төзелгән, ялган документлар эшләткән һәм рөхсәтсез миграцияне оештыруга юл куйганы өчен 68 кешегә карата җинаять эше ачылырга мөмкин.

Июль азагыннан бирле Русиянең күп кенә шәһәрләрендә рөхсәтсез мигрантларны тоткарлау чаралары бара. Мәскәүдә ватаннарына кайтарып җибәрелергә тиешле рөхсәтсез мигрантларга махсус лагерь да оештырылды. Шундый ук үзәк тиздән Казанда да ачылырга тиеш. Хокук яклаучылар мигрантларны яклау акцияләрен уздыра һәм әлеге лагерьларны ябуны таләп итә.
XS
SM
MD
LG