Accessibility links

Кайнар хәбәр

Людмила Алексеева: «Мөселманнар ачык һавада түгел, ә мәчетләрдә намаз укырга тиеш»


Мәскәү-Һелсинки төреме җитәкчесе, хокук яклаучы Людмила Алексеева Мәскәү паркларында вакытлыча намаз уку урыннарын булдыруга каршы чыкты. Берничә көн элек шундый урыннар булдыру тәкъдиме Мәскәү хөкүмәтенә кертлегән иде. Мэрия исә халык ризалыгыннан башка гына паркларда намаз уку урыннарын булмаячагын әйтте.

«Ни өчен ачык һавада намаз уку мәйданнары кирәк? Без бит конфессиональ дәүләт түгел. Православлар чиркәүдә гыйбадәт кыла, ә мөселманнар ни өчен ачык һавада намаз укырга тиеш?, диде ул «Интерфакс»ка.

Шул ук вакытта ул Мәскәүдә мөселманнарның күп булуын һәм аларга җитәрлек мәчетләр төзелергә тиешлеген дә әйтте.

“Мәчетләр төзергә кирәк. Йөрсеннәр үз мәчетләренә”, диде ул.

Элегрәк Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәүнең һәрбер бүлгесендә берешәр мәчет булдыру тәкъдиме белән чыккан иде.
XS
SM
MD
LG