Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәрелешләр сәбәпле Татарстан студентларын тагын бер көнгә Һургадада калдырганнар


Мисырда гарәп телен өйрәнергә килгән татар студентлары Каһирә якынындагы пирамидалар янында
Мисырда гарәп телен өйрәнергә килгән татар студентлары Каһирә якынындагы пирамидалар янында

Мисырда гарәп телен камилләштерүче Татарстан студентларын чуалышлар сәбәпле тагын бер көнгә Һургадада калдырганнар. Алар җомга көнне Татарстанга кайтып китәргә тиеш.

Татарстаннан 20 шәкерт гарәп телен өйрәнү өчен берничә айга Мисырга килгән иде. Алар Каһирә шәһәрендә яшәп белем алды. Вәкиллекнең җитәкчесе Эмма Галимова әйтүенчә, аларның укулары берничә көн элек тәмамланган һәм аларны ял итү өчен Һургадага диңгез янына алып киткән булганнар. Каһирәдә кинәт бәрелешләр башлану сәбәпле, Татарстан студентлары Мисыр башкаласына кичә кайтырга тиеш булсалар да, аларның иминлекләрен кайгыртып тагын бер көнгә Һургадада калдырырга булганнар.

“Безне чакырган БДБ илләре белән фәнни хезмәттәшлек итү вакыфы җитәкчелегенә бик зур рәхмәтлебез, чөнки без кичә автобуста Каһирәгә кайтып китәргә тиеш идек, ә алар безнең иминлек өчен борчылып бүген кичкә очкыч белән җибәрергә карар кылды. Отельдә калдыру, безне тукландыру, очкыч белән җибәрү барысы да бит шактый чыгымнар сорый. Ә алар, бернигә карамастан, бу мәсьәләне тиз генә хәл итә алды. 1992 елдан бирле эшләүче әлеге фонд гарәп телен, мәдәниятен өйрәнүчеләрне финанслый.

Фонд җитәкчесенең беренче урынбасары Әдһәм Нәҗип
Фонд җитәкчесенең беренче урынбасары Әдһәм Нәҗип
Мисырның тышкы эшләр министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы да, туризм министрлыгы да безне нык кайгырта. Илдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде һәм урамда йөргәннәрне алып китә алалар. Кичке җидедән иртәнге алтыга кадәр комендант вакыты игълан ителде. Без бүген төнлә кайту сәбәпле, бөтен полиция бүлекләрен кисәтеп куйдылар. Һава аланыннан безне сак хезмәте озата кайтачак”, чөнки кичен урамда бер кеше дә булырга тиеш түгел, ди Галимова.

Татарстан шәкертләре Һургададан 20 чакрым ераклыктагы Эль-Гуна районындагы "Шератон" отелендә урнашкан. Кичә чуалышлар башлану белән аларга отель тирәсеннән ерак китмәскә кушылган. Шулай ук Каһирәгә кайткач та, аларга яшәү урыныннан чыкмаска әйтелгән.

“Безнең мондагы район яхшы саклана. Анда берничә отель урнашкан. Диңгез отель янында гына. Ә Һургадага без барып йөрмәдек”, диде Галимова Азатлыкка.

Татарстан вәкиллеге җомга кичендә Татарстанга очарга тиеш.

"Без Мисырга килгәндә дә чуалышлар башланган иде, кайтып киткәндә дә бәрелешләр вакытына туры килде", ди ул.

Бәрелешләрдә һәлак булучылар саны 400-дән арта

14 августта Мисыр башкаласы Каһирәдә булган бәрелешләрнең икенче көнендә, атнакич Каһирә мәчетенә 200-дән артык мәет китерелде. Алар хакимияттән бәреп төшерелгән президент Мөхәммәт Мурсины яклаучылар җыеннарын иминлек көчләре куып таратканда һәлак булганнарның җәсәдләре. Чәршәмбе бәрелешләрендә һәлак булучылар саны 400-дән артып китә. 3500-ләп кеше яраланган.

Каһирә мәчетенә 200-ләп мәет китерелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00
XS
SM
MD
LG