Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт-2013"не Татарстан президенты да күрде


“Сәләт”кә Татарстан президенты килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

"Сәләт" масштаблары "Йолдызлык" фестивале масштабларына хәтле җитәргә тиеш, форумда катнашучылар саны 80-90 меңгә кадәр артырга тиеш, диде Татарстан президенты.

15 августта "Сәләт" форумына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика җитәкчесе форум мәйданчыгында "Сәләт"тә катнашучылар һәм кунаклар белән аралашты, "Сәләт" академиясе кысаларында барган төрле остаханәләрне, тренингларны карап чыкты.

Оештыручылар президентка лагерь биләмәләрендә урнашкан арт-объектларны да күрсәтте. Аларның берсендә президент истәлекле имза калдырды.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Проект җитәкчесе Тимур Сөләйманов "Сәләт" клублары берничә елдан соң һәр мәктәптә ачылырга тиеш, дип белдерде. Татарстан президенты бу тәкъдим белән ризалашты.

"Татарстанда ике зур яшьләр проекты бар – "Йолдызлык” фестивале һәм "Сәләт". Без "Сәләт"не ел саен 80-90 мең кеше белән эш итүче "Йолдызлык" дәрәҗәсенә җиткерергә тиешбез", диде Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG