Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туристик ширкәтләре Мисырга юлламалар сатуны туктата


Русия туристик ширкәтләре сәяси хәлләрнең катлаулануы сәбәпле, Мисырга юлламалар сатуны туктатты. Бу хакта Русиянең туроператорлар берләшмәсенең башкарма җитәкчесе Майя Ломидзе белдерде.

Алдагы көнне Мисырга юлламалар сатуны туктату тәкъдиме Ростуризм интернет сәхифәсендә пәйда булды.

Ломидзе сүзләренчә, Мисырга юлламалар алучылар анда бара ала, әмма тукталып калу хәерлерәк булачак. Юлламаны сәфәр башланганчы тапшырган очракта аның тулы бәясе кайтарылачак дип ышандыралар.

50 меңнән артык кеше юлламаларны август азагы һәм көзгә алган булган. Русия туристик ширкәтләре килеп туган хәл сәбәпле, 150 миллион доллар акча югалтырга мөмкинлеге әйтелә.
XS
SM
MD
LG