Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:55

Мисырда кабат бәрелешләр бара


Мисырның кайбер шәһәрләрендә бүген исламчыларның каршылык чаралары дәвам итте. Алар вазифасыннан читләштерелгән президент Мөхәммәт Мурсины кире вазифасына кайтаруны таләп итә.

Исмаилия шәһәрендә хөкүмәтнең иминлек көчләре демонстрантларга ут ачу нәтиҗәсендә, ким дигәндә дүрт кеше үлгән. Дамьеттеда һәлак булганнарның саны сигезгә җитә. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Шулай ук Каһирәнең дә ике районында корал тавышлары ишетелә.

Элегрәк Мурси тарафлы «Мөселман кардәшләре» хәрәкәте халыкны «ачу җомгасы»на чыгарга чакырган иде. Каһирәдә урамнарга меңнәрчә кеше чыкты.

Илнең сәламәтлек саклау министрлыгы каршылыклар башланган чәршәмбедән бирле 620дән артык кеше үлгәнен әйтә.

XS
SM
MD
LG