Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:31

Акмәчеттә Петербур университетының тарих кафедрасы профессоры Валерий Возгрин язган "Кырымтатарларның тарихы" исемле дүрт томлык китапны тәкъдим итү кичәсе үтте.

"Кырымтатарларның тарихы: асыл халыкның этник тарихы турында очерклар" исемле китапны тәкъдим итү чарасына 14 августта 300-ләп кеше килде.

Китап борынгы заманнардан 1946 елга хәтле булган чорлар турында. Китапта XV-XX гасырларның архив документлары, гыйльми чыганаклардан тыш, Кырымга сәяхәт кылган чит ил тарихчылары, дипломатлар, хәрбиләрнең язмалары, хатлар, көндәләк дәфтәрләр, юлъязмалар урын алган.

"Мин бу китапны 20 ел әзерләдем. Яшүсмер чакта Кырымда тарихи архитектура юк ителгәнен куреп мин бу тарихи мәдәниятне тик кырымтатарлар торгыза алыр дигән фикергә килгән идем. Китапны язу фикере дә ул чакта туган иде. Борынгы чорны язу иң авыр эш булды, чөнки чыганаклар юк дәрәҗәдә", диде Возгрин тәкъдим чарасында.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев Возгринга рәхмәт әйтеп аның башына кырымтатар милли баш киемен кидерде.

Китапны чыгаруда матди яктан халыкара институтлар һәм фондлар ярдәм иткән, ләкин иң зур матди өлешне кырымтатар эшкуарлары Ленур Ислямов ("Хайтарма" фильмының иганәчесе) һәм Эмил Алиев керткәннәрен сөйләде Возгрин.

Тәкъдим итү чарасында китапның аерым бүлекләрен кискен тәнкыйть итүчәләр дә булды. Автор "кырымтатарлар Кырымда монгол-татарлар чорыннан ягъни XIII гасырда кырымтатар халкы итеп төпләнәләр", дип язганнарына каршы милли хәрәкәт ветераны Гомәр Баев, профессор Айдар Маметов чыгыш ясады.

Айдар Маметовның "Скифлар нинди телдә сөйләшкән?" дигән соравына Возгрин "фарсы телендә" дигәч Айдар Маметов "Сез тарихны белмисез!" дип кистереп әйтте һәм кырымтатарларның Кырымда борынгы заманнардан бирле төрле исемнәр астында яшәгеннерен сөйләде.

Китапны тәкъдим итү алдыннан "Кырым" газетасында Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл бу хакта "Когда и как крымские татары сформировались как народ?" исемле зур мәкалә бастырды. Мәкаләдә Фазыл кырымтатарларның этногенезында монгол-татарлар тугел, ә X гасырда кыпчаклар төп роль уйнады, дип язды.

"Азатлык" радиосы Риза Фазыл белән әңгәмә корды.

– Возгрин кырымтатарлар Кырымда монгол-татарлар килгәннән соң пәйда булалар, дип яза, дисез. Сез моңа каршы мәкалә бастырдыгыз "Кырым" газетында. Тәкъдим итү чарасыннан соң сезнең фикерегез алмашмадымы?

– Әлбәттә, алмашмады.

– Возгрин ни сәбәпле шулай яза?

– Бу аларның максаты. Ул бу мәсьәләдә иске, күптән сөйләнгән нәрсәләрне язды.

– Һәм кырымтатар эшкуарлары моны финанслый...

– Әйе, әйе. Аны мактыйлар, Мәҗлес аны күтәрә. Әлбәттә, ул коммунистлар чорын, сөргенлек чорын яза, бу аларга ошый. Руслар әйтмешли, "В бочку мёда он бросил ложку дёгтя".

– Тәкъдим вакытында дискуссия булмады бугай...

– Юк, юк моңа юл бирелмәде. Алар ашык-пошык бер мең тираж белән китапны чыгардылар Кырымда. Беренчедән, китапны чыгарып аның хакында фикер алышырга, җитешсезлекләрне, хаталарны өйрәнеп, аннары аларны төзәтеп чыгарырга кирәк иде. Алар сүз булачагын белдәләр, аның өчен тиз-тиз чыгардылар.

– Акча биргәннәр моны аңламыйлармы?

– Аңламыйлар шул, аңламыйлар. Икенчеден, сез беләсез ул кемгә хәзмәт итә. Ул үзе яһүд. Аның үз максаты бар. Ул кырымтатарларның Кырымда борынгы, асыл халык булуын курсәтергә тәләми. Яһүдләрнең күзе һаман Кырымда булса кирәк. Кырым Югары Радасында депутатларның 45 проценты, Украина Югары Радасында – 60 проценты яһүдләр.

Китап иганәчәләре бер нәрсә дә аңламый. Халык күзенә керу өчен эшлиләр моны. Бәлки аларны да уйнаталардыр.

– Ләкин китапта кырымтатарлар хакында яхшы нәрсәлер дә бардыр?

– Бар, әлбәттә, яхшы язган нәрсәләр дә күп. Ләкин төп мәсьәлә безнең файдага тугел. Кырымга монгол-татарлар килгәч берничә йөз елдан соң кырымтатар милләте туа, дип яза ул. Димәк, тик XV-XVI гасырларда кырымтатар халкы барлыкка килә, дияргә мөмкин. Димәк, кырымтатарлар Кырымда асыл халык түгел, алар – килмешәкләр. "Крымских татар здесь не было", дип яза һәм моны да игътибарны җәлеп итеп аерым шрифт белән яза ул.

1990 елда чыккан "Исторические судьбы крымских татар" китабының авторы Валерий Возгрин 1939 елда Кырымда туган. Ленинград университетының тарих факультетын тәмамлаган. Петербур университетының тарих факультеты профессоры, тарих фәннәре докторы, Меншиков исемендә гыйльми үзәкне җитәкли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG