Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мелиораторлары корылыкларга каршы көрәшкә әзерләнә


Татарстанда быел да җәй коры һәм эссе булды
Татарстанда быел да җәй коры һәм эссе булды

Мелиорация үсешенә Мәскәүдән ярдәм алачак 25 төбәк арасында Татарстан да бар. Татарстанда мелиорация берләшмәсенең баш инженеры Альберт Зарипов бу тармакның киләчәгенә зур өмет белән карый.

Киләсе елларда җәйләр коры һәм эссе килсә дә, Татарстан уңышсыз утырмас дигән өмет бар. Июль аенда Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләрдә "мелиорация үсеше" дип исемләнгән 25 програмны сайлап алды һәм аларга федераль бюджеттан акча бүленәчәк, дип белдерде. Төбәкләр арасында Татарстан да бар. Күпме акча биреләчәге игълан ителмәде. "Эшли башларга без бүген үк әзер," диде Азатлыкка Татарстан мелиорация идарәсенең баш инженеры Альберт Зарипов.

please wait

No media source currently available

0:00 0:08:54 0:00
йөкләү


– Үзебезнең бакчада бөтенебез су сибәбез бит. Су сипмәсәк – яшелчәбез булмый. Безнең илебез дә зур бакча бит ул. Техника ягыннан әйтсәм – сәнәгать артта калды безнең илдә. Украинада ясыйлар ул машиналарны, ләкин аларның бәясе чит илнекеннән бер 30% кыйбатрак. Күп ягулык кирәк аларга. Заманча түгел. 2011 елда без Австриядән су сибү җиһазларын алдык. Арадашчыларсыз, заводның үзеннән алдык.

– Элекке елларда Татарстанда мелиорация яхшы эшли иде. Ни сәбәпле җимерелде?

– Ул вакытта бит бөтен ил җимерелде. Советлар Берлеге җимерелгән чор булды. Беркемгә дә кирәк булмады ул чакта мелиорация. Заводлар бетте, халык базарга сатарга чыкты. Шундый авыр чор иде бит ул. Күчеш чоры булды. Әмма без үзебезнең оешмаларны саклап кала алдык. Базаларны, техниканы, эшли белгән кешеләрне югалтмадык. Шуның өчен без акча бирелгәч тә тулы көчкә эшләп китәчәкбез.

Соңгы елларда мелиорация өлкәсендә без бер 10-15% эшләдек. Калганын без гомум төзелеш өлкәсендә эшләдек, юллар салдык, күперләр салдык, газ, сулар керттек, күп фатирлы йортларны төзекләндердек, түбәләрне төзәттек. Шундый эшләр белән оешмабызны саклап калдык, югалтмадык.

– Ничә ел инде Татарстанда җәйләр коры, кызу килә, уңыш аз була. Шулай дәвам итсә мелиорация ярдәмендә уңышны арттырып булырмы?

– Әлбәттә, әлбәттә. Бөтен цивилизацияле илләр – без Франция, Австриядә булдык – алар яңгыр явамы-яумыймы – барыбер су сибәләр. Без күпьеллык үләнне елына 2-3 тапкыр чабарга тиеш. Су сипкәч дым артачак, үзебез дә беләбез бит без моны.

– Татарстанда елга-күлләр җитәрлекме? Корымаганмы бу эсседә?

– Аллага шөкер, җитә. Без һәр елны яз көне су китәр алдыннан районнарда җыелып – иң мөһиме күперләр һәм буаларны саклап калырга кирәк, дип килешәбез. Алар булмаса, мелиорацияне торгызу бик авыр булыр иде. 682 буа бар бүгенге көндә республикада. 376 млн, шакмак метр су дигән сүз. Җыелган су бар, без эшли алабыз дигән сүз, 50 мең һектарга кадәр җиргә су сибәргә мөмкинлек бар безнең.

– Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстан мелиорациясе кайсы урында?

– Татарстан беренче урында. Без булганын саклап калуыбыз белән көчле. Дөрес, Сарытаудагы оешма бездән зуррак, чөнки андагы мелиорация оешмасы су кертү белән бәйле. Алар мелиорация белән бергә авылларга су кертте, аларда су белән авыррак иде.

– "Булганын саклап калдык" дисез, бу шулай килеп чыктымы яисә берәр җитәкченең яхшы уйланылган планы булдымы?

– 1999 елда җитәкчелеккә Әнвәр Залаков килде. Бик авыр вакыт иде. Безнең системда күп оешмалар бөлгенлеккә төште. Ул килеп барысын да җыеп реструктуризация башлады. Бөтен зур оешмаларны аска тарта торган "язва" кебек кечерәкләре бар иде. Андый "кирәк түгелләр" бетерелде. Районнарда кайбер оешмаларның җирләре кыскартылды. 10 һектар кирәкми икән – 1,5 һектар итеп калдырылды. Кирәк түгел биналардан баш тарттык, хезмәткәрләр санын киметтек.

Хәзер 89 фермер хуҗалыгы бар, 75 процент яшелчә-бәрәңгегә су сибелә. Киләсе җәйләрдә яшелчә белән бәрәңге булачак, дигән сүз бу.

Җиһазлар бик әйбәт, бер кеше идарә итә аларны компьютерда. Руспублика буйлап 14 филиал бар. Бер филиал берничә райондагы җиргә су сиптерүне көйли, челтәр бөтен республикага җәелгән. Норлат филиалы, мисал өчен Норлат, Әлки, Алексеевскига карый. Азнакай филиалын алсак – ул Азнакайдан тыш Мөслим кырларына су сиптерә. Бөгелмәне алсак – Бөгелмә, Лениногорски, Ютазы, Баулы кырларын карый.

40-тан артык оешмабыз бар – төзү, проект, эксплуатация. Кое казучыларыбыз бар, ут кертүчеләребез үзебезнеке, электр чыбыкларын үзебез сузабыз. Акча килгәч тә тулы көченә эшләп китәргә әзер оешма без.
XS
SM
MD
LG