Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты 3 сентябрьдә хокук яклаучылар белән очраша


Путин Civil20 җәмгыяте вәкилләре очрашуында Михаил Федотовны сәламли. 14 июнь 2013
Путин Civil20 җәмгыяте вәкилләре очрашуында Михаил Федотовны сәламли. 14 июнь 2013
Русия президенты Владимир Путин 3 сентябрь көнне кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән очрашачак. Бу хакта “Ведомости” газетына президент хакимиятенә якын чыганак хәбәр иткән. Бу хәбәрне шура башлыгы Михаил Федотов та раслады, әмма очрашу темасының әлегә билгеләнмәвен әйтте.

Федотов сүзләренчә, хокук яклаучылар президент белән Русия конституциясенең 20 еллыгына киң күләм ярлыкау, ЮКОС эше һәм җинаять үтәтү системасы турында сөйләшергә теләр иде.

Аннан да кала хокук яклаучылар Путинга “сазлык эше” экспертизасы, оппозициядәге Алексей Навальный җинаять җаваплылыгына тартылган “Криволес” эше һәм ришвәттә гаепләнеп җиде елга хөкем ителгән авыл мәктәбендә укыткан Илья Фабер турында да җиткерергә тели.

3 сентябрь көнне Путин АКШ президенты Барак Обама белән очрашырга тиеш иде. АКШта шымчылыкта гаепләнүче Эдвард Сноуденга Русия сыену биргәнгә Ак йорт бу очрашуны кире какты.
XS
SM
MD
LG