Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный: Собянин сайлауда катнаша алмый


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Мәскәү мэрына намзәт, оппозиционер Алексей Навальный үзенең көндәше Сергей Собянинның сайлауда катнашу хокукы юк дип саный.

Навальный үзенең «Җанлы журналы»нда «Катгый таләп һәм хәтта ультиматум» дигә язма урнаштырды. Ул анда канун нигезендә, вакытыннан элек үз вазифасыннан киткән төбәк башлыгы президент белән килешеп кенә сайлауда катнаша ала, дип яза.

Навальный Мәскәү сайлау комиссиясеннән Путин имзасы белән Собянинга сайлауга чыгарга рөхсәт биргән документ таләп итә. Әгәр бу документ булмаса, Навальный Собянинны сайлаудан алуны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк.

Русия президенты Владимир Путин 5 июньдә Мәскәү мэры Сергей Собянинның вазифасыннан китүен кабул итте һәм 8 сентябрьдә Мәскәүдә сайлау үткәрүне хуплады.
XS
SM
MD
LG