Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә Шаһиморатова һәм Хворостовский "Туган тел"не җырлаячак


"Казан көзе" Халыкара опера фестивале кысаларында үтүче күренекле опера җырчылары Альбина Шаһиморатова, Дмитрий Хворостовский һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестры концерты Республика көненә, 30 августка туры килә. Игенчеләр сарае янында булган тамаша Шаһиморатова һәм Хворостовкий башкаруында "Туган тел" җыры белән төгәлләнәчәк.

Оркестр сүзчесе Наталья Лукина сүзләренчә, әле моңа кадәр Хворостовский беркайчан да "Туган тел"не башкармаган. "Гомумән, оркестр оештырган чараларда "Туган тел"не башкару һәм аңа тамашачыларның да кушылуын күркәм гадәткә әйләндерергә телибез", ди Лукина.

Аның сүзләренчә, 30 августта булачак концертка башка шәһәрләрдән тамашачылар килергә җыена һәм алар концертның бушка булачагын белеп бик гаҗәпләнә.

30 августтагы концертта Тукайның "Туган тел"еннән кала башка татарча җыр юк. Чайковский, Рахманинов, Верди һәм башка дөньякүләм билгеле композиторларның операларыннан арияләр башкарылачак.

«Без яңа гына татарча "Ак бүре" операсын куйдык. Ул "Казан көзе" фестивале кысаларында үтте. Аны алдан сентябрьгә планлаштырган идек, әмма Универсиада уңаеннан ачык һавада күрсәтергә туры килде", ди Лукина.

Оркестр "Ак бүре" операсын яңадан күрсәтергә җыена. Концерт рәвешендә куелышы Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында 25 гыйнварда булачак.
XS
SM
MD
LG