Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:45

Татарстанның Әгерҗе районы Кырынды авылында 150-ләп бала бар. Ике ел элек ике катлы мәктәбе буш калган бу авыл халкы мәктәпне яңадан ачтыруга өметен өзми.

Мәгариф хезмәткәрләренең Арчада үткән август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас район үзәкләрендә татарча бөтенләй укытылмауны тәнкыйтьләде. "Ни өчен милли мәктәп төшенчәсе, кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш? Ана теле ул – кешенең үзен саклап калу, яшәтү чарасы, кешенең умыртка баганасы", диде министр.

Бу киңәшмәдә министр да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та татар теленә һәм аны өйрәтүгә игътибар булачагын кистереп әйтте. Фәттахов министр итеп куелгач милли мәктәпләргә, татар теленә игътибар артты. Әгерҗе районы хакимиятенең акча экономияләү максаты белән ябарга теләгән Салагыш һәм тагын алты милли мәктәп үзгәрешләрдән саклап калынды.

Әгерҗе районындагы Кырынды авылы халкы исә менә ике ел инде, министр сүзләре белән әйтсәк, үзләрен умыртка баганасы сынган кебек хис итә. Ике ел элек анда гөрләп торган татар мәктәбе ябыла. Балаларны ун чакрымнан артык ераклыктагы күрше авылларга автобус белән йөртәләр. Күп кенә танылган шәхесләргә белем биргән Кырынды авылының кирпечтән салынган ике катлы мәктәбендә хәзер балалар тавышы да, кыңгырау чыңлавы да ишетелми. Башлангыч сыйныфлар балалар бакчасында укый, анда урын тар булу сәбәпле бакча балаларының күпчелеге өйләрендә утырырга мәҗбүр. Мәктәп булмаган бу авылдан ата-аналар күченеп тә китә башлаган.

Кырындыдагы аяныч хәлләр турында Азатлыкка шул авылда яшәүче Сәвия һәм Җәүдәт Кәримовлар ачынып сөйләде:

Сәвия Кәримова

Сәвия Кәримова

– Бик кызганыч, ике ел элек ураза вакытында бөтен авылны зар елатып, мәктәбебезне ябып куйдылар. Ата-аналар, бөтен авыл халкы каршы чыкты. Ләкин “өстәгеләрне җиңәрлек дәрәҗәдә булмадык, мәктәпсез калды Кырынды. Башлангыч мәктәп балалар бакчасына күчте. Бакчаны, колхоз рәисе булып эшләгәндә үземнең иптәшем Җәүдәт җиткергән иде. Бакча илле баланы кабул итәрлек. Хәзер бакчага сабыйлар санын кыскартып, анда башлангыч сыйныфлар өчен урын бирелде. Авылда 30-лап сабый бар, алар өйләрендә утыра – бакчада аларга урын юк.

– Мәктәпне нигә яптылар? Укытучылар юкмы, мәктәп бинасы бүгенге таләпләргә туры килмиме? Әллә инде оптимизация дип ябылдымы?

– Оптимизация дигән сәбәп белән яптылар. Укытучылар җитәрлек иде. Югары белемле, бик әйбәт укытучылар иде. Аларны кайсын кая таратып бетерделәр. Кайсылары эшсез дә калды. Пенсиядәгеләренә өйдә утырырга туры килә. Кырынды авылы бик зур авыл. Мин үзем авыл шурасында рәис урынбасары булып эшләдем. Саннарны беләм. Хәзер авылда туганнан алып мәктәп тәмамлар яшькә кадән 148 бала исәпләнә. Укырга Кичкетаң авылына балалар ике автобус белән йөри. Ул авыл Кырындыдан ун-унөч чакрымда. Юлы бик куркыныч. Әле шушы көннәрдә генә анда ничәмә юл казасы булып, кешеләрнең гомерләре өзелде. Шуңа ата-аналар зар елый. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Шушындый бик кызганыч хәлдә авылыбыз.

– Мәктәпнең бинасы бармы соң?

– Кирпечтән салынган ике катлы бина. Бик матур урыны. Аерым ашханәсе. Бик уңайлы иде, бәйрәмнәрне анда уздыралар иде. Мәктәп бинасы ташландык хәлдә түгел, бүген ачсаң, укытырлык хәлдә кебек. Аны күпмедер төзекләндерәсе бар, әмма ул куркыныч хәлдә түгел диләр. Җыелыш саен бу мәсьәлә күтәрелә.

– Авыл халкы кемгә булса да мөрәҗәгать иткәндер бит? Мәгариф министырлыгыннан белгечләр белән сөйләшкәнсез? Казаннан килүчеләр булдымы?

– Барысында әйтеп бетереп булмый инде. Булды. Министырлыкка да хәбәр бирделәр. Әле дә министырлыктан җавап көтәләр. Район җитәкчелегеннән күбрәк тора бит инде. Журналистлар да килделәр. Ләкин аларны мәктәп янына китермәделәр дә. Бу – ата-аналар әйтүенчә. Безнең балалар инде үсте. Без әби-бабайлар. Әмма мәктәпнең ябылуы сәбәпле авыл бик авыр хәлдә.

– Зур авылда мәктәп булмагач, ата-аналар аннан күченеп китәрләр бит.

– Киттеләр инде. Икешәр бала белән Казанга күчтеләр. Әле бит мәктәптә укудан тыш тагын дини дәресләр алып баралар иде. Авыл ике мәчетле. Анда азан әйтү, Коръән уку бәйгеләре оештырылды. Мәктәп бетү сәбәпле бу эш тә туктады.

– Җәүдәт ага, сез күп еллар Кырындыда күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгәнсез, балалар бакчасын салдыргансыз, мәктәпкә дә булышкансыз.

Җәүдәт Кәримов

Җәүдәт Кәримов

– Элек бит бөтен нәрсә күмәк хуҗалык өстендә иде. Мин 1990 елда авылга кайттым. Анда хәтта балалар бакчасы да юк иде. Иң беренче бакча кирәк дип, бик матур урын сайлап, җирләрне казытып, өр-яңа 50 урынлык балалар бакчасы салдык. Дөресен әйтергә кирәк, бу күмәк хуҗалык көче белән эшләнелде. Авылның киләчәге зур иде.

Мәктәп белән без гел бергә эшләдек. Чөнки мәктәптән башка күмәк хуҗалык һәм күмәк хуҗалыктан башка мәктәп яшәмәде. Бик дус, әйбәт яшәдек. Бер-беребезгә булыштык. Мәктәптә нинди проблем туа – сорап минем янга керәләр иде. Мин килеп туган проблемнарны хәл итәргә тырыштым.

Дөньялар үзгәрде. Миңа эштән китәргә туры килде. Минем эштән китеп, берничә ел үткәч, мәктәп ябылды. Бу хәл авыл өчен фаҗига дип әйтәм мин. Башта, бу вәзгыять килеп туганда, икенче эштә булу сәбәпле катнаша алмадым. Шушы хуҗалыкта эшләп калган булсам, мәктәпне яптырмас идем, дип уйлыйм.

Мин Кырындыга кайтканчы башта икенче хуҗалыкта, Әгерҗе районы Кодаш авылында “Алга” күмәк хуҗалыгында эшләдем. Анда килгәндә Кодашта башлангыч мәктәп кенә иде. Үзе ике катлы бинада урнашкан, 58 бала бар иде. Бинаны буш тотарга ярамый дип, артыннан йөреп анда ун еллык мәктәпне ачтырдым. Китүемә ике елда узмады – Кодашта мәктәпне яптылар. Шаккатам. Кеше эшләгәнне тиз генә бетереп ташларга җиңел бит. Бу хәлләрне мин Әгерҗе районының элеккеге башлыгы Габбасовның гаебе дип бәялим. Ә яңадан башлап җибәрү бик кыен. Хәзер Кырынды авылында мәктәпне ачарга кирәк. Мәктәп булмаса, авыл бетәчәк. Аның артыннан йөрергә кирәк.

* * *

Кәримовлар гаиләсе балалар бакчасын төзүгә, башка авылларда да мәктәпләр булдыруга зур көч куйган. Ике дистә ел күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән елларында авыл мәктәпләрен кайгыртып торган, бүген мәчетләргә ярдәм итәргә тырышалар. Инде хәзер Кырындыда мәктәпне аякка бастыру эшен башлаганар. Җәүдәт ага Кәримов әйтүенчә, алар Татарстанның мәгариф министры Энгел Фәттаховка мөрәҗәгать иткәннәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG