Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа белән Чабаксар арасында "Татарстан" оча


"Татарстан" һава юллары ширкәте атнасына өч тапкыр "Уфа-Чебоксар" очышларын башлады. Очкычлар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәре булачак, юлга тугыз урынлык Cessna Grand Caravan 208 очкычлары чыга, билет бәясе 1200-4400 сум, дип хәбәр итә Башкортстан агентлыклары.

Юлчылар сәфәрнең чын бәясенең 50% гына түли. Калган 50% федераль һәм республика бюджетларыннан түләнә. Әлеге очышлар Идел буе федераль бүлгесендә махсус субсидияле очышлар программасы кысаларында ачылды.

2013 елның 1 октябренә кадәр 15 шәһәр арасында 37 очыш башлау планлаштырыла. Программага бүлгәнең иң зур шәһәрләре - Казан, Самар, Түбән Новгород, Уфа, Чабаксар, Сарытау, Сарански, Киров, Пенза, Сембер, Оренбур, Ижау, Йошкар-Ола кергән.
XS
SM
MD
LG