Accessibility links

Кайнар хәбәр

21 август – Мәскәүнең Чехословакияне басып алган көне

Совет гаскәрләре һәм аларның Варшау килешүендәге беректәшләре Прага язы дип аталган сәяси ирекләндерүне туктату өчен 1968 елның 21 августында Чехословакиягә бәреп керә. 500 меңләп хәрби Чехословакияне басып ала. 500-ләп чех һәм словак яралана, 108-е һәлак була. Александр Дубчек җитәкчелегендә башланган сәяси һәм икътисади реформалар туктатыла. Бу хәрби чарадан соң Брежнев доктринасы дигән төшенчә ныгып китә, һәм Мәскәү коммунистлар хакимиятенә куркыныч янаган һәрбер илдә хәрби көч белән коммунистларга ярдәм итәчәген аңлата. Чехословакиядә совет оккупациясе 1991 елда тәмамлана.

XS
SM
MD
LG