Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45

“50 мең һектарга кадәр җиргә су сибәргә мөмкинлек бар”, дип сөйли мелиорация берләшмәсенең баш инженеры Альберт Зарипов. Әйе шул, горурланып сөйләрлек саннар хәзер биш мәртәбә кимегән...

1982-1990 елларда Татарстанда мелиорациянең иң чәчәк аткан вакыты булды. Ул чакта республикада 250 мең һектар җиргә су сибелде. Яшелчәләр үстерү өчен ике махсус совхоз төзелде – “Ворошиловский” һәм “Нармонский”. Иң әһәмиятлесе – ул совхозлар торак йортлар, социаль-көнкүреш объектлары белән бергә төзелде. Республика үзен яшелчә белән тәэмин итә башлады. Шул елларда “Татплодовощпром” берләшмәсе төзелде.

Бөтен эшне ике зур трест - “Татмелиоводстрой” (җитәкчесе Закир Сабиров) һәм “Татсельхозводстрой” (җитәкчесе Анатолий Самаренкин) алып барды. Республиканың барлык районнарында ПМКлар төзелде. Аларда механизаторлар, төзүчеләр, инженер-техниклар эшләде. Ул машина парклары яхшылап җиһазландырылды.

Хәмит Курмашев

Хәмит Курмашев

Тора-бара яңа заманча җайланмалар алынды. “Фрегат”, “Кубань” агрегатларының ике чакрымга сузылган каналдан аккан суны 160 һектар җиргә сибүен карап тору үзе бер тылсылмы әкият иде.

Күз алдыгызга китерегез – ике чакрым озынлыктагы каналлар, аларга Идел елгасындагы йөзеп торган станцияләрдән су килеп тора, каналларда троллейбус кебек агрегатлар йөри, алар өстеннән 36 метр биеклектә электр чыбыклары. Сугару киңлеге 800 метр, республикада шундый алты агрегат бар иде.

Бу эш һаман камилләшә барды, районнарда идарәләр төзелде. Шуларның берсе, “Балтач” терлекләр симертү совхозы белән үзем дә эшләдем. Андагы идарәдә 18 кеше бар иде, алар белән инженер-мелиоратор Зәйнәхетдин абый Хәйретдинов җитәкчелек итә иде. Бер сезонга малга өч тапкыр яшел азык чаба иде алар. Икесе совхоз малына җитә иде, өченчесен эшчеләргә бүлеп бирәләр иде. Мондый мисаллар республика буенча ул елларда күп булды.

Билгеле инде, үзгәртеп кору елларында дәүләт ярдәме беткәч мелиорация дә таралды. Чүпрәле районындагы эшләр проект дәрәҗәсендә калды. Зәй районындагы 13 мең һектарга су сибүне исәпләп башлаган система туктап калды.

Элек мелиорациядә биш меңләп кеше эшләгән булса, хәзер ике меңгә дә тулмый. Республика шартларында мелиораторлар һәрвакыт авыл хуҗалыгының бик кирәкле белгечләре һәм горурлыгы иде. Аларның республиканың муллыгын арттыруга керткән өлеше бик зур.

Үзем мин Татарстанга 1982 елда Казакъстаннан ул чактагы СССРның су хуҗалыгы министрлыгы (Минвозхозга) караган “Союзцелинвод” трестында эшләп, шактый тәҗрибә туплап килдем. Ул вакытта Татарстанда су хуҗалыгы министры булган Миңтимер Шәймиев белән очраштым, шул оешмада эшли башладым, пенсиягә дә шунда чыктым.

Хәмит Курмашев
мелиорация ветераны, Казан

XS
SM
MD
LG