Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

"Крутушка" фестивалендә Зөлфия Камалова татарча "Табигать күренешләре һәм могҗизалар" проектын күрсәтәчәк, Ринат Рамазанов курайда уйнарга өйрәтәчәк.

Моннан тыш "Крутушка" фестивалендә төрле милләтләрнең уен кораллары белән якыннан танышып, Тывадан килгән сәнгатькәрләрдән тамак төбеннән җырларга өйрәнеп булачак. Теләгән кеше шул ук вакытта пластилиннан мультфильмнар ясый яки яшүсмер баласының психологиясен яхшырак аңлар өчен белгеч белән сөйләшә ала.

23-25 август көннәрендә Казан артындагы "Крутушка" дигән урында, бер ягы Казан елгасының текә яры, икенче ягында эссе җәйдә дә җылынмый торган салкын сулы Зәңгәр күл (Голубое озеро) булган аланда V этник фестиваль үтәчәк.

Оештыручылар бирегә милли традицияләрдән илһам алып аларга заманча рух өргән сәнгатькәрләрне туплый. Шундыйларның берсе Австралиядә яшәүче Зөлфия Камалова "Крутушка" фестивалендә "Табигать күренешләре һәм башка могҗизалар" исемле яңа проектын күрсәтәчәк. Зөлфиянең матбугат вәкиле Александр Сафин сүзләренә караганда, бу проект турында әлегә бер сүз дә әйтеп булмый, чөнки ул экспромт булачак. Әмма проектның татар телендә булачагы билгеле. Зөлфия Камалова чыгышы 23 августка билгеләнгән. Уфадан киләчәк "Аргымак" төркеме солисты Ринат Рамазанов белән курай остаханәсе шулай ук 23 август оештырыла.

"Крутушка" фестиваленең максаты төрле милли сәнгать вәкилләрен бер урынга җыеп аларга танышу һәм яңа иҗади үсеш мөмкинлекләрен ачу.

"Крутушка" фестивалендә Зөлфия Камалова белән аның төркеменнән тагын ике музыкант Ildar Sh (ханги, дудук) һәм Геннадий Лаврентьев (скрипка, табла, гитара) катнашачак.

Сентябрь аенда алар Пятигорски, Петербур һәм Мәскәүдә чыгыш ясый. Казанда Зөлфия Камалова чыгышы "Пирамида" үзәгендә 26 сентябрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG