Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су баскан Крымски түрәләренә хөкем карары чыгарылды


2012 елның җәендә Краснодар өлкәсе Крымски районы хакимияте башлыгы һәм берничә рәсми каты су басу вакытында үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармауда гаепләнеп яшәүлеккә (колония-поселение) хөкем ителде.

Район хакимиятенең элекке башлыгы Василий Крутько алты елга, гадәттән тыш хәлләрне алдан кисәтү бүлеге башлыгы Виктор Жданов 4.5, Крымски шәһәренең элекке башлыгы 3.5 елга хөкем ителде.

Шулай ук хөкем ителгән Нижнебакан авыл хуҗалыгы башлыгы Ирина Рябченко шартлы рәвештә 3.5 еллык җәза алган. Аларның барысына да өч ел җирле идарәдә эшләүләре тыелган.

2012 елның 6-7 июль көннәрендә каты яңгырлар һәм елганың ташып агуы нәтиҗәсендә Крымски, Геленджик, Новороссийски калаларында һәм Краснодар өлкәсе авылларында җиде меңнән артык йортны су басты. 178 кеше һәлак булды, аларның 156сы Крымски районында иде. Су төннә берничә сәгать эчендә күтәрелде, йоклаган кешеләр өйләреннән чыга алмый калды. Елгада су күтәреләчәге һәм су басу куркынычы турында кисәтү булмады.
XS
SM
MD
LG