Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фукусима" станциясеннән атом белән агуланган су ага


Япониянең "Фукусима" атом станциясендә яңа каза нәтиҗәсендә мичкәләрнең берсеннән 300 тонна агуланган атом суы агып чыккан. БМО бу су күләме җиде баллы "иминлек шкаласы" белән исәпләгәндә өченче дәрәҗәдә тора, дип белдерде.

2011 елның мартында бу төбәктә булган көчле җир тетрәү һәм цунами аркасында "Фукусима" станциясендә зур һәлакәт булган иде. Әлегә идарәче ширкәт станциягә якын урында атом зарарлану нормадан артмаган, дип белдерде. Чистарту эшләре дәвам итә. Япон хакимиятләре бу каза нәтиҗәләрен бетерү турында Халыкара атом энергиясе агентлыгы белән киңәшләшергә тиеш.
XS
SM
MD
LG