Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Хокук яклаучылар Русиядә мигрантларга каршы "истерияне" туктатырга чакыра


Бер төркем Русия хокук яклаучылары мигрантларга каршы "истерияне" туктатырга ярдәм сорап ачык хат белән зыялыларга мөрәҗәгать итте.

Хокук яклаучылар Русия бөтен дөнья каршында коллар дәүләтенә әйләнә, хакимиятләр мондый вазгыять тудыруда мигрантларны гаепли, дип саный. Русия җәмгыяте "ватандашлар сугышы белән генә чыгып була торган караңгы нәфрәт ятмәсенә чорнала бара", диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

Хакимиятләр халыкның уй-фикерләренә басым ясый, шуңа күрә җәмгыятьтә абруе булган танылган зыялылар үз фикерен әйтсен иде, дигән теләк белдерә хокук яклаучылар.

Хатка имза куючылар арасында Лидия Графова, Людмила Алексеева, Сергей Ковалев, Светлана Ганнушкина бар. Аның эчтәлеге белән "Эхо Москвы" һәм "Новая газета" сәхифәләрендә танышып була.

XS
SM
MD
LG