Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда су басудан зыян күрүчеләргә 250 млн сум бүленә


Башкортстанның Әбҗәлил һәм Белорет районнарында гадәттән тыш вазгыять тәртибе бетерелде.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр үтүенчә, 37 авылда бер меңнән артык йортны су баскан, 3390лап кешегә зыян килгән, мал-туар батып үлгән. Матди ярдәм сорап әлегә 170 кеше мөрәҗәгать иткән.

Шулай ук су басу нәтиҗәсендә 13.5 чакрым юл юылды, 14 күпер җимерелде. Инфрастуктурага килгән зыян 207 млн 800 мең сум, дип бәяләнде. Су басудан зыян күрүчеләргә 250 млн сум күләмендә компенсация бүленәчәк.
XS
SM
MD
LG