Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

23 август көнне Болгардагы археология үзәген тантаналы ачу була. Татарстан фәннәр академиясенең Археология институты мөдире, әлеге үзәк җитәкчесе Айрат Ситдыйков сүзләренчә, киләчәктә Татарстан үзендәге, Идел буе һәм төрки-татар археологиясенә караган һәйкәлләрне өйрәнүгә зуррак игътибар бирәчәк.

Айрат Ситдыйков Болгардагы археология үзәген ачу алдыннан Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсмиләр 25 майда археология үзәге белән танышты һәм аның эшчәнлеген хуплаган иде. Аңа кадәр, 21 майда "Яңарыш" вакыфының багучылар шурасы рәисе, элекке президент Миңтимер Шәймиев тә үзәктә булды. Рәсми ачылышка килгәндә, бу чара ни сәбәпле оештырыла?

– Бу үзәк төзелешендә "Яңарыш" вакыфы катнашты һәм шулай ук "Газпром" акционерлык җәмгыятенең дә финанслауда өлеше күп булды, бүгенге эшебездә дә ярдәме бар. Шунлыктан, 23 августта булачак тантаналы ачылышта Миңнеханов, Шәймиев белән бергә "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер да катнаша.

– Димәк, "Газпром" җитәкчесе дә бу бинаның нинди хәлдә икәненә кызыксыну белдерә?

– Әлбәттә. Бу үзәкнең бүген нинди эшләр башкаруы да бу чара вакытында чагылачак.

– Финанслауга килсәк, археология эшләрен алып бару өчен җитәрлек дәрәҗәдә акча бүленеп биреләме? Акчаларны кайдан аласыз?

Миңнеханов (алда), Шәймиев, Раиф хәзрәт, Ситдыйков Болгар музеенда. Болгар җыены, 2013

Миңнеханов (алда), Шәймиев, Раиф хәзрәт, Ситдыйков Болгар музеенда. Болгар җыены, 2013

– Бүген бу ягы Болгар һәм Зөядәге тарихи һәйкәлләрне тергезүгә юнәлтелгән эшләр белән бергә алып барыла. Андагы програмнарда бу истәлекләрнең тарихи ягын да йөрәнү каралган. Бу програмнар нигезендә монда археологик эшләрне башкарырга финанслау җитәрлек. Әмма кайбер башка програмнар өчен дә акча табу әһәмияткә ия булачак дип уйлыйм мин.

– Алга таба да археологик казу эшләрендә ниндидер проектларны финанслауда "Газпром" үз өлешен кертер дигән өметегез бармы? Бу тантаналы ачылыш вакытында Миллерга берәр үтенеч булачакмы?

– Алдагы планнарыбыз турында да сөйләшү булыр һәм бу мәсьәләләр дә куелыр дип өметләнәбез.

– Сезнең шәхсән Миллер белән очрашканыгыз булмадымы? Аның тарихи истәлекләргә, археологик казу эшәренә мөнәсәбәте ничегрәк икән?

– Алай очрашкан юк, шуңа күрә әйтә алмыйм. Ә безнең Татарстандагы "Газпром" бүлеге бу үзәкне булдыруга һәм төрле белгечләрне җәлеп итүгә дә зур игътибар бирде.

– Сез Азатлыкка әңгәмәдә бу үзәкне археология эшендә яңа баскыч дип белдергән идегез. Киләчәктә нинди юнәлешләргә игътибар бирергә уйлыйсыз?

– Бу үзәкнең эшчәнлеге җир казу белән генә бәйле булмаячак. Ә Болгардагы матди байлыкларны һәм мирасны ныклап өйрәнүгә этәргеч бирәчәк. Монда археологлардан тыш төрле фән галимнәре – химиклар, физиклар, геофизиклар, реставраторлар да эшли. Алар монда булган мәгълүматны тагын да тирәнрәк ачарга, безгә киңрәк информация алырга мөмкинлек бирәчәк.

– Сез бу үзәк киләчәктә чит ил галимнәрен дә Болгарга җәлеп итү урыны булачак дигән идегез. Быел чит илләрдән галимнәр эшләдеме?

– Безнең хәзер мондагы эшләрдә Украинадан, Кырымнан, Одессадан килгән галимнәр катнаша. Быел тагын Болгарстан галимнәре, андагы тарихи һәйкәлләрне өйрәнүчеләр килергә тиеш. Алдагы елларда бу эшкә башка илләрдән дә кушылырлар дип өметләнәбез.

– Быел бу үзәктә торып эшләделәрме, барлыгы ничә кеше булды?

– Археология белән шөгыльләнүче 40-тан артык кеше үзәктә булды. Аннан тыш Болгарда җәйләү эшләп килә. Анда җәй көне 700-гә якын кеше эшләп китте.

– Быел җәй көне тарих өчен әһәмиятле әйберләр табылдымы, ачыкландымы?

– Әлбәттә, әйтергә кирәк, Болгарны киң күләмдә археологик өйрәнү аның чын шәһәр булуын расларга булыша. Аерым кешеләр яшәгән урыннар, һөнәрчелек урыннары, таш биналар, зур-зур базарлар, сәүдә урыннары, яшерелгән кыйммәтле әйберләр дә табылды. Алар Урта гасырларда Болгардагы мәдәниятнең төрле яклы икәнен ачарга мөмкинлек тудыра.

– Кайбер белгечләр көймәләр туктый торган урынны төзегәндә археологларга җитәрлек дәрәҗәдә эшләү мөмкинлеге булмаган дигән фикер белдерә. Бу тарих өчен зур югалту булдымы?

– Төзелеш вакытында өйрәнгәндә мәгълүмат тулаем булмыйча югалырга мөмкин, һәм без аны инде археологик эшләрдән башка яңарта алмыйбыз. Ул урыннарда археологик эзләнүләргә кыска вакыт бирелсә дә, мәгълүматны җитәрлек алдык дип исәплим. Күп кенә материаллар ачылган яңа музейда да күрсәтелә.

– Сезнең белән булган әңгәмәдән соң тарихчы Нурулла Гариф: "Ислам дине Болгар чорында (922 ел) Болгардан 30 чакрым көнчыгышта, бүгенге көндә Эзмәр (Измери) авылы янында (Чулман елгасыннан биш чакрым көньяк тарафта) дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителә. Моның белән бар тарихчылар да диярлек килешә. Түрәләргә ярашып, тарихи дөреслеккә хилафлык килмәсен иде", дип фикер белдергән иде.

– Дөресен әйткәндә, бу бер фикер. Без бүген төгәл урынын әйтә алмыйбыз. Вакыйгалар яшәү урыннары белән тыгыз бәйле. Әйтергә кирәк, Багдадтан килгән илчеләр бер урында гына булмый. Язма чыганаклар да аларның берничә шәһәрдә булуын күрсәтә. Ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә кабул итү, алар миссиясенең бер элементы гына. Эзмәр дә, Болгар да, Сувар да искә алына анда. Ул илчелек берничә көн дәвында үз вазифасын үтәгәндә берничә шәһәрдә, шул исәптән, Болгарда да була. Ә төгәл нәкъ шушы урында булган ул вакыйга дип әйтү авыр. Болгар, бу яктан килеп караганда, ныграк билгеле һәм таныш, аны бу вакыйгадан аерып булмый.

– Быел Татарстан археологиясе өчен үзгәрешләр елы булды. Археология институты Тарих институыннан аерылып чыкты һәм менә бу археология үзәге эшли башлады. Бу үзәк юридик яктан Архелогия институтыныкы буламы, әллә Болгар музей-тыюлыгына карыймы?

– Ул турыдан-туры Татарстан фәннәр академиясенә караячак һәм үзенең эшчәнлеге белән Археология институтына тулаем бәйле булачак.

– Татарстанда акчаны саклабрак тоту сәясәте һәм эшне нәтиҗәлерәк итү нигезендә фән дөньясында да үзгәрешләр бара. Фәннең үсеше белгечләр әзерләүдән дә тора. Бу ягы ничегрәк?

– Археологиягә килгәндә, яшьләр, Аллага шөкер, киләләр, эшлиләр. Археология институтында эшләүчеләрнең уртача яше – 42-43. Бездә өметле яшьләр бар, быел өчәү фәннәр кандидаты дәрәҗәсен яклар дип торабыз һәм алга таба да яшьләр килер дип өметләнәбез.

– Археология институтында бүген сезнең ничә хезмәткәр бар һәм институт эшчәнлеген киләчәктә ничегрәк күз алдына китерәсез?

– Бездә 50-гә якын хезмәткәр булачак. Институт эшчәнлеге Татарстан, Идел буе һәм төрки-татар археологиясенә караган һәйкәлләрне йөрәнүгә йөз тотачак.

– Русиянең башка төбәкләрендә дә төрки-татар тарихын өйрәнүгә мөмкинлекләр киңрәк ачылачакмы?

– Әлбәттә. Бу институтның төзелүе дә һәм аның эш планнары да шуңа юнәлетелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG