Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Киевка карата үз планы бар


28 июльдә ике президент Акъярда (Севастополь) Хәрби диңгезчеләр көнен бәйрәм итте
28 июльдә ике президент Акъярда (Севастополь) Хәрби диңгезчеләр көнен бәйрәм итте

Русия Украинаның Европа Берлеге белән якынаюын теләми. Украина сәясәтчеләре Мәскәүнең моңа каршы чара буларак Украинага басымны арттыру планы да бар дип саный.

Узган ял көннәрендә Украинада нәшер ителүче "Зеркало недели" басмасы 10 битлек бер документ бастырды. Аны кайбер белгечләр "Мәскәүнең Украинага басымын арттыру планы" дип атады.

"Документта кулланылган тел стиленә игътибар итегез. Янау һәм куркыту – Русия инде күптәннән Украина белән бу телдә сөйләшә. Монда бер яңалык та юк, Мәскәүнең империалистик сәясәтенең дәвамы бу", диде Азатлыкка Украинаның элекке тышкы эшләр министры Влодимир Огрызко.

Аның фикеренчә, бу документны мөмкин кадәр күбрәк Көнбатыш дипломаты укырга һәм Украинага каршы идеологик, сәяси, икътисади һәм мәгълүмати сугыш баруы турында үз илләрендә җиткерергә тиеш.

Документта өч максат куелган: Украинаның Европа Берлеге белән килешүен өзү, хөкүмәтнең Русиягә зыян китерә алган чараларын булдырмау һәм 2015 елда Украинаны Русия җитәкчелегендәге Евразия таможня берлере һәм Бердәм икътисади киңлек әгъзасе итү.

"Сары матбугат шау-шу чыгара"

Әлеге план-тәкъдим Русия белән Украина арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән чорда чыкты. Русия чик буеннан узган барлык товарларны тикшерә. Моны ул "күнегү" рәвешендә уздыра. Украина Европа Берлеге белән килешү имзаласа, Мәскәү "бу тикшерүләрне тулы көченә алып барырга" вәгъдә итә. Русия үзендә Roshen татлыларын сатуны тыйды. Бу конфет фабрикасы хуҗасы – Көнбатыш яклы элекке министр Петро Порошенко.

Виктор Медведчук (уңда) һәм Русия президенты Путин "Православ һәм славян мәдәнияте - Украинадагы цивилизация нигезе" дип исемләнгән конференциядә, 2013 елның 27 июле, Киев
Виктор Медведчук (уңда) һәм Русия президенты Путин "Православ һәм славян мәдәнияте - Украинадагы цивилизация нигезе" дип исемләнгән конференциядә, 2013 елның 27 июле, Киев


Русия үз максатларына ирешүдә Украина сәясәтчесе Виктор Медведчук һәм аның Украинаның "Сайлау" ватандашлар хәрәкәтенә өмет баглый. Азатлык Медведчуктан бу планга катнашы булу-булмавы турында сорады. Сәясәтче язма рәвештә биргән җавабында мондый "шау-шу чыгаруда сары матбугат гаепле", дип белдерде.

"Инде беренче генә булган хәл түгел бу, сары матбугат мине төрле җәнҗаллы хәлләр белән бәйләп күрсәтә. Аларның "яшерен документ" буларак басылып чыккан, бернинди дә дәлиле булмаган "иҗаты" инде гасырлар буена ялганчылар (шарлатаннар) кулланган билгеле ысул", диелгән Медведчук җавабында.

Үзе ул Русиянең бу планына катнашы булмаганын белдерсә дә, аның "Сайлау" хәрәкәтенең Украинаның Русия җитәкчелегендәге таможня берлегенә керүе яклы булуы билгеле.

2010 елда президент итеп сайланганда Виктор Януковичның Мәскәү яклы сәясәт алып барачагы фаразланды. Шулай да Янукович ачык рәвештә Европа Берлеге белән якынаю сәясәтен алып бара. Украина Европа Берлегенең Көнчыгыш партнерлык програмының иң уңышлы әгъзаларының берсе санала. Тагын берничә килешү ноябрь аенда Вильнюста үтәчәк саммитта тикшерелер һәм имзаланыр, дип фаразлана.

Янукович үз эшен аны хакимияткә китергән Русия яклы бизнес даирәләрен дә, акча китерүче Көнбатыш эшкуарларының да ачуын чыгармыйча оештырырга тырыша.

Мәскәү Украина сайлауларына әзерләнә

Русиянең Украина белән бәйле максатларын тормышка ашыруда Медведчук ни дәрәҗәдә ярдәм итә ала?

59 яшьлек сәясәтче Украинаның элекке президенты Леонид Кучма чорында администрция башлыгы булды. 2004 елда ул Янукович яклы кампания алып барганда дәүләт акчаларын канунсыз тотуда гаепләнде, ләкин үз гаебен кире какты. Аның "Сайлау" хәрәкәте Янукович алып барган сәясәтне кискен тәнкыйтькә тота.

Медведчукның Русия белән бәйләнеше бик тыгыз. Президент Путин һәм премьер-министр Медведевның хатыны Медведчукның кызының исем ата-аналары (крестные). Путин Украинага соңгы тапкыр Киев Русен чукындыруның 1025 еллыгын бәйрәм итәргә килгәч күбрәк вакытны Янукович белән түгел, Медведчук белән уздырды. Узган атнада Медведчукның Путин, Медведев һәм Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев катнашында Сочида спорт уеннарын караганда төшергән фотолар чыкты.

Медведчук, Назарбаев һәм Путин Сочида, 2013 елның 17 августы
Медведчук, Назарбаев һәм Путин Сочида, 2013 елның 17 августы

Медведчукның Украина сәясәтенә сәхнә-арты йогынтысы зур, дип бәяләнә. Әмма аны халык якламый, ди Киевтагы сәясәт белгече Кост Бондаренко.

"Путин иртәгә көнчыгыш Украинада Медведчукны үзе белән җитәкләп чыкса да – анда Путинны 25% ярата – бу Медведчукны яклау артачагын аңлатмый. Сайлау була калса аның өчен 3-4% халык тавыш бирер иде. Русия теләгән уеннарын уйный ала, ләкин соңгы сайлау күрсәткәнчә, бу уеннарның Украинада бер тәэсире дә юк", ди Киев белгече.

Икенче бер сәясәт белгече Тарас Березовец та, Кремль күпме генә акча бирсә дә, Медведчук Януковичны җиңә алмаячак, дип саный.

Украинада 2015 елда президент, 2017 елда парламент сайлавы үтәчәк.
XS
SM
MD
LG