Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:03

Арчада укытучыларның август киңәшмәсе үтте


Татарстанның мәгариф тармагында эшләүчеләрнең яңа уку елы башланыр алдыннан була торган зур киңәшмәсе Арчада үтте. Быел конференция “Мәгарифтә замана технологияләре куллану” дигән темага багышланды.

Җыелыш башланыр алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Арча педагогия көллиятен карады. Бүген анда Татарстаннан, Мари Иленнән, Киров өлкәсеннән һәм Ямал-Ненец автоном бүлгесеннән 506 кеше белем ала.

Миңнеханов көллияттә “Әлифба” музее, Сингапурның Educare ширкәте ярдәме белән булдырылган информатика бүлмәсен дә карады.

Август киңәшмәсе вакытында Миңнеханов бу чараның тиккә генә Арчада үтмәвен, монда игътибарга лаек тәҗрибәнең инде булуын, шулар арасында, көллияттә ана телен дистанцион өйрәнүнең уңышлы эшләп килүен дә әйтеп китте.

Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов әлеге чара алдыннан Азатлык белән әңгәмәдә киләчәктә Арча көллиятен республикада милли белгечләр әзерләү үзәкләренең берсе булачак дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG