Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:26

Русиянең иң бай хатын-кызлары арасыннан өчесе татар


Камилә Шәймиева, Мөслимә Латыйпова, Гүзәлия Сафина

Камилә Шәймиева, Мөслимә Латыйпова, Гүзәлия Сафина

"Бәхетле" җитәкчесе Мөслимә Латыйповага Forbes исемлегендәге беренче өчлеккә керергә күп калмаган. Камилә Шәймиева арттан бишенче.

Мөслимә Латыйпова (300 млн. доллар – Forbes исемлегендә 5 урында)

Мөслимә Латыйпова

Мөслимә Латыйпова

Арча районында туган, Сорос исемендәге социаль һәм һуманитар белем институтын тәмамлаган, 25 яшендә беренче тапкыр кибет мөдире булып эшли башлаган. Ашханә җитәкчесе, сәүдә ширкәте башлыгы булып эшләгән. 1994 елдан бирле "Бәхетле" җитәкчесе. Моннан тыш аның кытай һәм япон рестораннары, зәркан кибетләре бар, ике онык үстерә.

Forbes журналы язуынча, Мөслимә Латыйпованың максаты акча эшләү һәм уңышлы кәсеп кенә булмый. Мөслимә ханым "хатын-кызларны кухнядагы коллыктан азат итәргә хыяллана", дип яза Forbes. Аның сүзләренә караганда, хатын-кыз сәгатьләр буена ашарга пешерер урынына гаиләсен, балаларын, оныкларын карарга тиеш. "Шуңа күрә хатын-кызларның кухня эшен аш-су осталарына тапшыруын телим", дигән 2010 елда "Бәхетле" челтәре җитәкчесе Forbes журналына.


Гүзәлия Сафина (210 млн. доллар - Forbes исемлегендә 6 урында)

Гүзәлия Сафина

Гүзәлия Сафина

Казанда финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң Әлмәттә "Радиоприбор" берләшмәсендә икътисадчы һәм хисапчы булып эшли башлаган. 1995 елдан бирле "Таиф" ширкәте мөдиренең икътисад һәм финанс эшләре урынбасары. Ширкәтнең 4.5% хиссәләренә ия. Белгечләр 1995 елдан бирле бер урында утырган бу ханымның югарыга күтәрелү тизлеге бик акырын, әмма аягы төпле, дип бәяли. Шулай ук Гүзәлия Сафина серле "Таиф" ширкәтенең серле вәкилләренең берсе санала.


Камилә Шәймиева (90 млн. доллар - Forbes исемлегендә 16 урында)

Камилә Шәймиева

Камилә Шәймиева

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев оныгы булудан тыш 26 яшьлек Камилә олигарх Владимир Евтушенков җитәкләгән "Система" финанс ширкәтенең стратегия серләрен белүче дә. Моннан тыш ул "Таиф"ның мөдирләр шурасына кергән. "Таиф" хиссәләренең 2% – аныкы.

Миңтимер бабасы сүзләренә караганда (2007 елда "Республика Татарстан" газетына әңгәмәдә), Камиләгә Казан финанс-икътисад институтында "урын тар" булган һәм ул җитеп бетмәгән имтиханнарын тиз-тиз тапшырып Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институты (университетына) укырга кергән. 2014 елда аның диссертация яклавы көтелә.


Инде Русиянең калган 20 иң бай ханымына килгәндә, беренче урында элекке Мәскәү мэрының хатыны Елена Батурина (1.1 млрд. доллар). Икенче урында ире белән бергә үсемлек мае һәм соя җитештерүче "Содружество" ширкәтләрен җитәкләүче Наталья Луценко (550 млн. доллар) һәм "ФрутоНяня" кебек киң танылган балалар ризыгы җитештерүче "Прогресс Капитал" мөдирләренең берсе Ольга Белявцева (400 млн. доллар). Исемлектә ирләре дәүләт хезмәткәрләре булган яки үзләре дәүләт хезмәтендә эшләп акча туплаган ханымнар да бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG