Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе җылына, явым-төшем күләме дә арта


Татарстанда соңгы елларда дала төлкеләре нык арта башлады
Татарстанда соңгы елларда дала төлкеләре нык арта башлады

Татарстанда соңгы елларда дала төлкеләре үрчи, саранча яулары күзәтелә, корылыклар да ешрак кабатлана. Сарманда яшәүче сунарчы Раян Галиев та, галим Олег Аськеев та климат җылынуга таба бара, дип белдерә. Аськеев сүзләренчә, Болгар ханлыгы чорында хәзерге белән чагыштырганда күпкә җылырак булган.

Сарманда яшәүче Раян Галиев кечкенә вакытыннан бирле сунарчылык белән шөгыльләнә. Бу һөнәрнең нечкәлекләренә аңа әтисе өйрәткән, кечкенәдән үк бергә ауга йөргәннәр алар. Раян әфәнде хәзер үзен кыр казы атуда, куян аулауда белгеч дип саный, Татарстанның көньяк-көнчыгышы табигатендәге һәр үзгәрешне күзәтеп бара, үзенчә нәтиҗәләр ясый ул.

Раян Галиев
Раян Галиев
"Хәзер безгә дала төлкеләре (карсаклар) килде, Оренбур якларыннан күчтеләр. Гадәти төлке белән чагыштырганда кечерәк һәм ачыграк төстә алар. Безнең якларга хас булган зур төлкеләрне кысрыклап чыгара баралар, кечерәк булгач өлгеррәк алар һәм күп очракта төнлә йөриләр. Куяннарны да тиз тоталар. Берсе куа, ә икенчесе шул куянга ташлана. Алар хәтта төлке һәм байбакларны (сурок) ояларыннан куып чыгаралар да шунда яши башлыйлар. Мин үзем бу дала төлкеләрен атып алам һәм котырган авыру таралмасын өчен яндырам", ди Галиев.

Аның сүзләренчә, дала төлкеләренең Татарстанда да күпләп пәйдә булуы климат үзгәрүнең бер күрсәткече булып тора. Шулай ук байбакларның үз-үзләрен тотышлары да табигатьтә үзгәрешләр баруын дәлилли, ди ул.

"Байбаклар гадәттә 15 августта йокларга ята иде. Хәзер 5 сентябрьгә кадәр алар йөри, чөнки климат үзгәрде, җылылык килүне алар да сизә инде", ди Галиев.

Гомумән, сунарчы сүзләренчә, соңгы елларда табигатьтә сәер күренешләр шактый. Элек челәннәр елга буйларында оя коруны хуп күрсә, хәзер бөтенләй сулыклар булмаган урындагы нарат агачы башында оя ясап бәбкә чыгарырга да мөмкиннәр.

Татарстан халкы быел башта корылыктан иза чикте, аннан соң саранчалар пәйдә булды, алар 20-дән артык районда теркәлде. Алабуга районында аның үрчеп китеп кырларга зур зыян салу мөмкинлеге дә әйтелде. 2010 елгы корылык вакытында бу бөҗәк Татарстан кырларында күренгән иде инде.

Быел җәй халык арасында “климат үзгәрә, озакламый бәрәңге һәм икмәк урынына йөзем һәм карбыз үтстерә торган төбәккә әйләнәчәкбез”, дигән сүзләр дә йөрде.

Татарстан фәннәр академиясенең Экология һәм җир байлыкларын куллану институтында биомониторинг лабораториясе бар. Аның җитәкчесе Олег Аськеев сүзләренчә, чыннан да климат җылынуга таба бара, әмма мондый үзгәрешләр җир шарында күп мең еллыклар эчендә даими булып тора. Ул климаттагы глобаль үзгәрешләрне һәм аның үсемлекләр, тереклек дөньясына йогынтысын өйрәнә.

"Дала төлкеләренә килсәк, алар бездә элек тә көньяк-көнчыгыш районнарда 200-300-ләп бар иде. Әгәр алар күпләп күренә башлаган икән, бу күчеш (миграция) белән бәйле. Мөгаен, Оренбур өлкәсендә, Казакъстанда аларга ашарга табу кыенлашкан да булырга мөмкин", ди Аськеев.

Алтынсу корташар
Алтынсу корташар
Аның сүзләренчә, соңгы берничә ел эчендәге Татарстанда эссе җәй булу, корылык килүе дә дала төлкеләренә бу якларга күчәргә ярдәм иткән булырга мөмкин. Көньякта гына була торган төрләр хәзер үзләренең яшәү урыннарын төньякка таба киңәйтә. Татарстанда моңа кадәр беркайчан да күренмәгән кошлар һәм бөҗәкләр дә пәйдә булган. Мисал өчен, алтынсу корташар (чурка золотистая) соңгы елларда температура күтәрелгәнгә Татарстан табигатендә үзен яхшы хис итә башлаган.

Саранчаларга килсәк, галим аларның әледән-әле күренгәләп алуын әйтә. Биомониторинг лабораториясе хезмәткәрләре быел да Татарстанда аларның үрчүен теркәгән. "Әле алга таба зуррак һөҗүмнәр дә булырга мөмкин. Соңгы елларда аларның Казакъстанның төньяк районнарында, Оренбур һәм хәтта Башкорстанда да артуы күзәтелә. Бу күренешләр элек тә булган, әмма хәзер алар киңрәк тарала бара, чөнки климат үзгәрә. Шунлыктан көньякта гына күзәтелә торган тереклек кискенрәк рәвештә төньякка таба юла ала", ди Аськеев.

Галим әйтүенчә, Татарстан һәм шул исәптән Башкортстан климаты да элекке еллар белән чагыштырганда җылына бара. "Климатта элекке вакыт белән чагыштырганда кискенрәк үзгәрешләр күзәтелә. Җәй көне бу бигрәк тә сизелә, һаваның температурасы кискен югары күтәрелә. Ә яз һәм көз көннәрендә мондый кискенлек артык сизелми кебек. Хәзер табигатьнең уянуы да иртәрәк күзәтелә. Температураның кисәк күтәрелеп китү очракларын без узган гасырның 70-нче елларында сизә башладык. Бу хәлләр һәр ел саен күзәтелмәскә мөмкин, ул акрын гына, дулкын-дулкын булып бара. Күп галимнәр әйтүенчә, мин дә шулай дип уйлыйм, мондый үзгәрешләр алга таба да дәвам итәчәк, температураның күтәрелүе котылгысыз хәл", ди Аськеев.

Ул Европаның көнбатышы белән чагыштырганда Татарстан да кергән көнчыгыш өлешендә мондый үзгәрешләрнең салмаграк баруын белдерә.

Олег Аськеев
Олег Аськеев
Аськеев температураның күтәрелүе белән беррәттән явым-төшемнең дә арта баруына игътибар итәргә кирәк, дип әйтә. "Бу сүзләр гаҗәп тоелса да, Идел буеның урта өлешендә явым-төшем артуга таба бара. Уртача күрсәткечкә җитмәгән еллар да була әлбәттә, әмма күпчелек очракта артуга таба бара. Бу хәлләр Русиянең көнбатыш өлешендә генә түгел, күп җирендә күзәтелә хәзер. Хәзер кыш көне кар күбрәк ява башлады. Күпләр элек кар күбрәк иде, дип әйтә, әмма бу алай түгел. Хәзер кышкы явым-төшемнең кискен артуы күзәтелә. Шунсын да онытмаска кирәк, ул бит күп очракта шунда ук кар булып ятмый", ди Аськеев.

Галим климаттагы үзгәрешләрнең тагын бер үзенчәлеген атый. Соңгы вакытта тотрыксызлык арткан. "Эсселек дулкыннары бөтен Европаны һәм аңа чиктәш Азия өлешен дә каплый башлады. Һәм мондый эссе көннәр ешрак күзәтелә һәм алар озаккарак сузыла. Бу хәлләрдән соң көтелмәгәнчә күп итеп яңгыр яварга мөмкин. Элек табигатьне күзәтүчеләр мондый тропикларга гына хас күренешләрне бездә теркәмәгән", ди Аськеев.

Галим бу үзгәрешләрне глобаль җылыну белән бәйләми. Ул "глобаль җылыну" дигән төшенчә дөрес түгел, ә "климатның глобаль үзгәрүе" дип атарга кирәк дип белдерә. Кайдадыр җылына, ә җир шарының кайбер урыннарда артык каты булмаса да суыта, явым-төшем кайдадыр арта, ә кайдадыр аның кимүе күзәтелә, ди галим.

"Җир шары һәрвакыт мондый үзгәрешләргә дучар булып торган. Без яшәгән урыннарда моннан мең ел элек бөтенләй башка климат хөкем сөргән. Болгар ханлыгы вакытында да хәзерге белән чагыштырганда күпкә җылырак булган. Без хәзер интерстадиал эпоха дип аталган вакыт аралыгында яшибез. Бу бозлыклар чоры арасы дигәнне аңлата. Хәзер менә климат җылынуга таба бара, ә күпмедер вакыт үткәч салкынаюга таба барачак. һәм, мин бу очракта куш тырнаклар эчендә әйтәм, кабат "бозлык чоры" кичерәчәкбез. Хәзер исә хәлләр җылынуга таба бара", диде Аськеев.
XS
SM
MD
LG