Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке президентын төрмәдән чыгардылар


Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк
Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк
Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне пәнҗешәмбе көнне төрмәдән чыгардылар.

Ул Каһирәдәге “Тора” төрмәсеннән хәрби хастаханәгә боралак белән китерелде дип хәбәр ителә, аның өй сагы астында булачагы да әйтелә.

Чәршәмбе көнне Каһирәдәге мәхкәмә Мөбәрәкне ришвәтчелектә гаепләүне кире какты.

Хәзер 85 яшьлек экс-президент өстеннән 2011 елның февралендә демонстрантларны күпләп юк итү тикшерүе бара.

Хөсни Мөбәрәк 1981-2011 елларда ил белән идарә итте.
XS
SM
MD
LG