Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең татар балалары "Җәйге әкият"тә ял итте


Диләрә Габдуллина яңа җыр белән чыгыш ясарга әзерләнә
Диләрә Габдуллина яңа җыр белән чыгыш ясарга әзерләнә

Удмуртиядәге "Иман" татар яшьләре берлеге республикадагы утызлап татар баласын җәйге аланга җыеп туган телне, җыр-биюләрне, милли йолаларны өйрәтте.

"Иман" татар яшьләре берлеге ел саен татар балаларына туган телен укытып, җырлар, биюләр өйрәтеп ял иттерү сменасын оештыра. Быелгы шундый милли сменага «Ёлочка» лагерена республика төбәкләреннән төрле яшьтәге утыз бала җыелды.

Айгөл Габдрәхимова балалар белән
Айгөл Габдрәхимова балалар белән
“Татар аланының төп максаты – телебезнең үзенчәлекләрен аңлату, татар балаларына кечкенәдән милли йолаларыбызны сеңдерү, төрле шәһәрләрдә яшәүче балаларны таныштырып, дуслаштыру”, диде әлеге җәйге аланны оештыручы “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Айгөл Габдрәхимова.

Татар җәйләве “Җәйге әкият” дип атала. Лагерьның бер генә көне дә кабатланмый. Көн саен төрледән-төрле чаралар уздырыла. Аларга җентекләп әзерләнү таләп ителә. Моның өчен барлык техник җиһазлар да, башка кирәк-ярак әйберләр дә бар.

Кабатланган чаралардан бары татар теле дәресләре генә. Балалар аларның бик үзенчәлекле узуын билгеләп, файдалы булуын җиткерде. Ижаудан Диләрә Габдуллина күп кенә яңа сүзләр өйрәнгән. Можгадан Никита Ворончихин (аның әнисе татар) шушындый аралашуларда телне өйрәнергә җиңелрәк дигән фикердә. Никита сүзләренчә, дәресләргә барлык балалар бергә җыела, анда укытучы биргән аңлатмалардан тыш, бик күп аралашу каралган. Шуңа да сүзләрне истә калдыру бик җиңел.

Быел “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Айгөл Габдрәхимова җыр-биюдә балаларга осталыгын үстерергә ярдәм итә, оештыру мәсьәләләре дә аның җилкәсендә. Балалар өчен “Моңлы сандугач” – вокал түгәрәге, биючеләр өчен дә мастер класс каралган.

Өлкәнрәк балалар гитара белән җырлауны хуп күрә. Әйтергә кирәк, аларның күбесе татар җәйләвендә беренче генә тапкыр түгел. Никита Ворончихин, Чайковский шәһәреннән Лиана Тимеркаева татар аланына өченче ел рәттән киләләр. Бу лагерьны алар зур түземсезлек белән көтеп алалар. Ижаудан Диләрә Габдуллина әле беренче тапкыр гына, әмма инде дуслар тапкан, бик ошый аңа.

Балаларга чараларда катнашу өчен милли киемнәрне дә күпләп алып килгәннәр. Диләрә Габдулина үзенең сәхнә киемнәрен яратып кия. Чараларда гел милли киемнәрдә катнашкан.

Лагерьда балаларга әниләрен әйдәманнар һәм Айгөл Габдрәхимова алыштыра. Балаларның тәртипле, тыңлаучан, һәр чарага җаваплы карашын да билгеләп үтте Айгөл.
XS
SM
MD
LG