Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актер Алексей Панин кырымтатарларыннан гафу үтенә


Кырымтатарларны мыскыл иткән русияле актер Алексей Панин алардан гафу үтенде. Ул Керчь шәһәрендә спектакль алдыннан театр янына килгән җирле мәҗлес әгзалары алдына чыгып кырымтатарларын мыскыл итеп әйткән сүзләре өчен гафу үтенде.

Кырымтатарларны мыскыллаучы сүзләр әйткән русияле актер Алексей Панин уйнаган Мәскәү бәйсез театрының җомга көнне Кизләүдә (Евпатория) үтәргә тиешле тамашасы булмады. Театр тамашачыларга билет акчаларын кире кайтарачак. Бу турыда белдерүгә кадәр Кырым хөкүмәтенең матбугат хезмәте Кырым премьер-министры Анатолий Могилевның җәнҗаллы актер катнашындагы театр тамашасыннан баш тартырга киңәш иткәнлеген әйткән иде. Кизләүдәге кырымтатар җәмәгатьчелеге дә ул тамашага юл куймаячагын белдерде.

Үенә карата җинаять эше ачылганын ишеткәннән соң атнакич Керчьтагы тамаша алдынна Панин анда җыелган кырымтатарлар алдына чыгып гафу үтенергә мәҗбүр булды. “Мин махсус сезнең яныгызга килдем. Килеп чыккан вәзгыятьтә булган бер кешегез бик ямьсез кыланды. Мин аңа аффект хәлендә булганда, имеш, татарлар дип әйттем, ләкин бу татарларга һич тә кагылмый. Бу үзен оятсыз алып барганга кагыла. Мин менә шуның өчен гафу үтенергә килдем. Мин гафу үтенәм”, диде Панин.



Панин матбугатта үзе хакында язганнарны кире кага. “Мин татарларны хурламадым, мыскыл итмәдем. Мин беркем белән дә сугышмадым. Яшь кеше миңа карата оятсыз кыланды. Татарлар – бик әйбәт милләт, ди әйтәсем килә. Ләкин менә мондый ач-ялангачлар, үзләренең тәртипләрен урнаштырырга тәләгәннәр – беркем түгел. Мин бөтен татарлар хакында әйтмәдем, мин начар, тәртипсез кешеләр хакында әйттем. Миңа карата җинаять эше ачылганын мин тик иртән журналистлардан гына белдем”, диде Панин ТСН бөтенукраин телеканалына биргән әнгәмәсендә.

20 августта Алуштада Панин бер кызның “Фиат-500” машинасында утырып барганда бер урында туктагач, бу машина артка таба тәгәрәп артта торган “Шевроле” машинасына килеп бәрелә. Панин машинадан чыгып шаһитләр алдында “Шевроле” машинасын йөртүчене гәепли башлый, аңа карата көч куллана, татарларны мыскыл итеп сүгә һәм ГАИ хәзмәткәрләренең килүен көтмичә вакыйга урыныннан машинада чыгып китә.

Бу вакыйга журналистлар күзе алдында булганга күрә моның хакында матбугатта хәбәрләр тарала.

Бу хакта “Вести” газетасына юл казасы турында аңлатма биреп Панин: "Нам в ж…пу ударился мальчик-татарин. А вы же их знаете – татар?! Он сам был виноват, но захотел получить от нас денег, я ему сказал, что давайте, мол, как-то решим, ведь на машине даже царапин не было. Но он же мальчик-татарин, я ему дал немножко по морде, и этим все закончилось”, диде.

Юл казасына эләккән җәнҗаллы русияле актер Алексей Панин, "дал немножко по морде", виновнику ДТП, которым оказался крымский татарин", дип язды “Крым.Комментарии” нәшере.

“Милләте татар булган яшь кеше безнең бамперга бәрелде һәм акча эшләргә теләде, "кылана" башлады. Бернинди юл казасы булмады. Кырымга кайткан кырымтатарлар бар, алар эшлиләр, мәдәниятле кешеләр булырга омтылалар. Кырымтатарлар бар, урыслар, украиннар арасында булган кебек һәрбер милләттә үзенең тинтәкләре. (Есть крымские татары, так же как и среди русских, украинцев, в каждой нации есть свои дол***бы). Сталин 1944 елда үтереп бетермәгән кешеләр бар. Шуңа күрә бу бөтен татарларга кагылмый ә тик аерым конкрет кешеләргә кагыла”, дигән иде Панин “Сегодня” басмасына интервьюда.

Gazeta.ua язуынча, вакыйганың шаһите булган Музафет Асанов исә юл казасыннан соң актер Алексей Панинның имеш арттагы машина аларга үзе бәрелгән дип ачулануын, “Шевроле” йортүчесенә һөҗүм итүен, “Син татар миннән нәрсә телисең, мин сиңа акча бирмим”, дип әйтүен белдерә.

Алушта җирле мәҗлесенең рәисе Энвер Арпатлы Панинга гафу үтену өчен 24 сәгать вакыт бирде. “Ул гафу үтенмәсә, без аның исәнлеге өчен дога кылачакбыз”, диде ул.

Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров: "Кызганыч, мин журналистларның рәхсәтен алмыйча Панинның крымтатарлар хакында әйткәннәрен сүзгә-сүз китерә алмыйм. Әгәр дә Кырымда яшәүчелернең берсе Мәскәүдә, яисә Русиядә, аның кырымтатарларны мыскыл итеп әйткәннәренең тик бер өлешен генә урысларга әйткән булса, безне уйлап та тормыйча бер секундта Русиядән куып чыгарыр иделәр, һәм мондый һипотетик очракта бу дөрес булыр иде. Бу эшне Мәҗлес түгел, милиция тикшерергә тиеш. Бу аларның эше. Әгәр дә алар моны эшләмәсә, димәк җәмгыятебез Украина ватандашларын мыскыл иткәннәр алдында яклаучысыз калалар, моннан үзхөкемгә дә ерак түгел дип язды үзенең Facebook сәхифәсендә.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев исә үз чиратында “Крым.Комментарии” нәшеренә биргән әнгәмәсендә “Мондый сүзләр өчен АКШта Панин инде күптән төрмәдә үтырыр иде. Бу расачыл сүзләр! Әйе, Русиядә бу үза. Алар кавказларны бер җәзасыз мыскыл итә алалар. Ләкин ул башка бер илнең җирендә булганын аңларга тиеш һәм хокук саклаучы оешмаларның моңа реакциясе булырга тиеш. Мәҗлес мондый чыгышларга җавап биреп барырга җыенмый. Әгәр дә без һәрбер адәм актыгына җавап биреп барсак, без бары тик моның белән генә шөгылләнергә тиеш булачакбыз”, диде.

Украина тышкы эшләр министрлыгы русияле актер Алексей Панинның Украина, Кырымга карата әйткәннәренә ачу белдереп аның сүзләренә эчке эшләр хезмәтләре бәя бирергә тиеш дип белдерде.

Русиянең Кырымдагы баш консулы Вячеслав Светличный Алексей Панинның юл казасы вакытындагы кыланышын оятсыз, адәпсез, рус актерына лаек булмаган рәвәштә, вөҗдансыз гамәл дип сөйләде.

Кырым милициясе Украина җинаять кодексының 125-нче маддәсе нигезендә алдан уйлап тән җәрәхәтләре китергәне өчен Панинга карата җинаять эше ачылганын хәбәр итте. Эшне Алушта шәһәр милициясенең тикшеренү бүлеге алып бара.
XS
SM
MD
LG