Accessibility links

Таллинда II Европа татар яшьләре форумы башланды


Таллинда II Европа татар яшьләре форумы башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

23-25 августта Эстониядә II Европа татар яшьләре форумы уза. Аңа дистәдән артык илдән сиксәнләп вәкил килде. Беренче көндә танышу, җирле мөселманнар белән аралашу булды.

23 августта Таллинда II Европа татар яшьләре форумы ачылды. Аны Европа татар яшьләре берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, җирле татар активистлары оештыра. Былтырул Латвия башкаласы Ригада узган иде.

Форумның беренче көне програмында танышу, шәһәр карау һәм җирле мөселман җәмгыяте белән күрешү каралган иде.

Делегатларны Таллин читендәге Ислам мәдәнияте үзәгенә алып килделәр. Ул элекке сәнәгать бинасында урнашкан. Өч ярым ел элек аны Эстония мөфтие, җирле имам Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин иганәчеләр табып сатып алган. Хәзер анда мәчет, китапханә, уку-укыту үзәге, ашханә хезмәт күрсәтә. Мәхәллә үз газетын да чыгара.

Делегатлар күмәкләшеп җомга намазын укыды. Намазны Эстониядә туып үскән, Согуд Гарәпстанында белем алган яшь имам Рифкать Гәрәев алып барды. Соңыннан кунакларны мәчеттә үк тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Аннары делегатлар Таллин буенча экскурсиягә юл тотты.

24-25 августка форумның эшлекле програмы каралган.
XS
SM
MD
LG