Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:15

23 августта нацизм һәм сталинизм корбаннарыны искә алу Бөтеневропа хәтер көнендә Акмәчеттә «Салгирка» паркының сөрген корбаннары һәйкәле янында пикет-митинг үтте.

Информацион пикет-митингны Кырымтатар яшьләр шурасы һәм Кырымтатар милли мәҗлесе үткәрде. Митингта җирле һәм региональ мәҗлесләр, Украин халык фиркасе, Украин милләтчеләре конгрессы, "Кримська правиця", Кырымдагы украин җәмгыяте, Кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре, һәммәсе 500-ләп кеше катнашты.

Анда катнашучылар "23 август – нацизм һәм сталинизм корбаннарының бөтеневропа хәтер көне, киңкүләм сөргенлекләр һәм хаксыз үлем җәзасы корбаннары хакында хәтирә саклау көне", "Тоталитар режимнарның яңадан аякка басуына урын юк!", "Сталинизм = фашизм" кебек шигарьләр тотып тордылар.

Митингны дога белән ачып җәбәргән Кырым мөфтие Хаҗи Эмирали Аблаев: "Күп еллар узуга карамастан, без канлы режимнарның коточкыч җинаятьләрен онытмадык. Без гадел булырга, башка кешеләрнең, милләтләрнең бәлаләрен аңларга, кешелекле булырга тиешбез", диде.

Сүзгә чыккан Мәҗлес сәркатибе Заир Смедляев: “Без бүген Һитлер һәм Сталин режимнарының миллионнарча корбаннарын искә алу өчен җыелдык. Ләкин безнең заманда да бу тоталитар режимнарны хөкем итүне күрмибез, киресенчә парламентта кырымтатарларын хурлап чыгышлар ясаганнарын күрәбез. Миллионнарча корбан өчен җаваплы булган коммунистлар парламентта бу режимнарны аклаган кануннар чыгаралар. Кырым премьеры Анатолий Могилев бүген шул җинаятьчеләрнең сүзләрен кабатлый, 1944 елгы сөргенлекне аклый, халкыбызны яшәргә өйрәтә, хакимияттә этник чистартулар алып бара", диде. Аның чыгышыннан соң митингта катнашучылар "КПССка – оят!", "Коммунистларны – мәхкәмәгә!" "Могилевны вазифасыннан алырга!", "Могилев, Кырымнан кит!" кебек шигарьләр кычкырды.

Кырымда июль аенда бюджет акчасына чыккан, кырымтатарларының 20 меңен нациларга хәзмәт итүдә гаепләүче Ширшовлар китабы, Русиянең Кырымдагы консулы сөйләгәннәре, русияле актер Алексей Панинның кырымтатарларын мыскыллаган сүзләре дә телгә алынды митингта. Панинны Кырымнан куу, аны Украинада "персона нон-грата" итеп игълан итү таләп ителде.

Сүзгә чыккан Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров: "Кырымда төрле түгәрәк өстәл сөйләшүләре үткәреп Кырым тарихын язарга җыеналар, бу эштә хакимият тә катнаша. Бу тарих нинди булачак икән? Панинның әйткәннәренә премьер ни өчен бу вакытка хәтле бәя бирми? Жәмгыять ни кадәр гадел булырга тәләсә дә, хокуклары бозылганнарның хакларын торгызу өчен дәүләт кануннар чыгармаса, бу җәмгыятьтә әле тагын озак еллар гаделлек булмаячактыр. Уйлап карагыз, күрше дәүләтнең ниндидер шуты нәрсә диде. Сталин атып бетермәгән татар Кырымга кайтты һәм бәрелде, дип әйтте бу актер. Перевальноега баручы юл буендагы агачларны күрдегезме? Һәрбер татарга бер агач. Аның ул агачларга башка бер милләт кешеләрен асу турында әйтүен күз алдына китерегез. Реакция нинди булыр иде?! Бу бик зур җәнҗал чыгарыр иде! Әмма моңа карата Кырым хөкүмәте башлыгы Анатолий Могилев бер аваз да чыгармады", дип әйтте. Хакимияттәге җаваплы түрәләр мондый очракта дәшмичә утырсалар, аларның тоталитар режимнарны хөкем иткәннәре хакында сүзләренең чын күнелдән булганы хакында сөйләргә мөмкин түгел, диде ул.

Митинг Резолюция кабул итеп тамамланды.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) Парламент ассамблеясының 2009 елның 3 июлендә кабул иткән "Таркалган Европаны берләштерү: ЕИХО регионында ХХI гасырда кеше хокукларына, ватандашлык иреклекләренә ярдәм итү" дип аталган резолюциясе нигезендә, шулай ук коммунист һәм нацилар режимнарыннан Европа халыкларының күпмиллионлы корбаннарын искә алу максатында бөтеневропа хәтер көне итеп 23 август игълан ителгән иде. Кырымтатар Милли Мәҗлесе 2009 елдан башлап һәр ел бу көнне Акмәчеттә төрле иҗтимагый һәм сәяси оешмалар катнашында матәм митингы үткәреп килә.

Таврия дәүләт университеты "Салгирка" янындагы паркта сөргенлек корбаннары истәләгәнә һәйкәл Украинаның иң бай кешесе саналган Ринат Әхмәтов акчасына төзелгән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG