Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:24

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте "Татар дөньясы" һәр йортка тынычлык китерә" проекты белән шәһәр хакимияте тарафыннан игълан ителгән грантлар бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште.

Грант-субсидияләр бәйгеләрен Омски мэриясе һәр елны иҗтимагый оешмаларны финанслау максатыннан үткәреп килә. Татар оешмалары бу бәйгеләрдә отышлы проектлар тәкъдим итеп һәрдаим диярлек җиңүгә ирешәләр.

Быелгы грант-субсидия акчаларына өлкә милли-мәдәни мохтарияте Сабан туе үткәрде, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте, өлешчә, тугыз елдан артык мохтарият рәисе Тамир Әлимбаев исәбенә нәшер ителеп килүче "Татар дөньясы" газетасының алдагы дүрт санын чыгаруга юнәлтте.

Кичә җырлы булды

Кичә җырлы булды

Шушы ук грант-субсидия кысаларында татар халкының данлыклы шәхесләре, тарихы, мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре турында иң яхшы мәкаләгә "Халкым минем – дөньям минем" дип исемләнгән бәйге дә игълан ителде.

Әлеге проектның төп максаты – Омскида нәшер ителә торган бердәнбер татар басмасы аша укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләренә якынайту, җәлеп итү иде.

"Халкым минем – дөньям минем" бәйгесе бер ел дәвамында барды. Оештыру комитеты бәйгегә килгән мәкаләләрне укып, газета битләрендә бастырып килде һәм күптән түгел барлык актив язучыларны йомгаклау чарасына җыйды.

Чәй өстәле артында барган йомгаклайу чарасын газетаның баш мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова ачып җибәрде. Ул бүләкләнүчеләрне сәламләп, газетаның даими хәбәрчеләренә рәхмәтләрен белдерде, бәйгегә нинди принциплар белән язмалар кабул ителүе хакында искә төшереп узды.

Әйтергә кирәк, бәйгедә катнашучылар арасында газетага даими язучылар белән беррәттән яңа гына каләм тибрәтә башлаганнары да шактый булды, аеруча актив язучылар авыл-районнардан иде.

Беренче урынга лаек булучы да авылдан булды. Тевриз районының Утызы авылында кипапханәче булып эшләүче Нәфисә Маликовага I дәрәҗәле диплом 1941-45 елгы сугышта катнашкан барча авылдашларының язмышын тасвирлаган мәкаләсе өчен бирелде.

​II дәрәҗәле диплом белән Әсгать Курамшин бүләкләнде. "Язмыш" дип исемләнгән мәкаләсендә ялдагы офицер үзенең бабасының язмышы аша татар халкының язмышы турында уйлана. Икенче урынга лаек дип тагын бер мәкалә бәяләнде. "Туган авылым – Туйчы" дип исемләнгән бу мәкаләнең авторы Тевриз районы Туйчы авылында яшәүче Наилә Галиева.

II дәрәҗәле диплом иясе Әсгать әфәнде газетада эшләүчеләргә, финаслаучыга рәхмәтләрен белдергәннән соң берникадәр тәнкыйтъ сүзләрен дә әйтеп үтте, газетада матур күренешләр генә сурәтләнә, тормыш ал да-гөл генә бармый бит, проблемнар күп, алар турында да язырга, халыкка белдерергә кирәк, диде.

Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Зөлфия Әхмәдиева "Гомерем бушка түгел" мәкаләсе белән III дәрәҗәле дипломга лаек дип табылды. Өченче урыннар да ике булды. Авыр тормышлы гаилә турындагы "Ул чорда күпләр шулай яшәде" дигән мәкаләсе өчен газетага беренче мәртәбә язып караган Светлана Бадамшина III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде

Яшь хәбәрче Рената Нигъмәтуллина

Яшь хәбәрче Рената Нигъмәтуллина

"Халкым минем – дөньям минем" бәйгесендә катнашкан башкаларның эшләре дә бөтенләй игътибарсыз калмады. Җиңүчеләрне бүләкләү белән беррәттән көн кадагында торган темаларга багышланган эчтәлекле язмалар билгеләнде, авторлар истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Дини темаларга багышланган язмалары өчен Хәир-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов һәм Тевриз районы Тау авылы мәчете имамы Руслан хәзрәт Вахитов бүләкләнделәр.

Закир хәзрәт "кайчак газета битләрендә авыр язмыш турында мәкаләләр укыйсың. Кеше үзенең язмышыннан зарлана. Чынбарлыкта исә кеше үзе турында ничек уйлый, Аллаһы тәгалә аңа шулай карый, Мөхәммәт пәйгамбәрнең хадисе дә бу хакта бар", дип кыскача чыгыш ясады.

Руслан хәзрәт үзенең чыгышында "Татар дөньясы" аша без ислам динен таратабыз, газета халыкка дини тәрбия бирүгә зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте.

Бәйгедә катнашучылар

Бәйгедә катнашучылар

Әлеге чарада шәһәр хакимияте хезмәткәрләре дә катнашты. Омски шәһәре мэриясенең иҗтимагый багланышлар һәм социаль сәясәт департаменты вәкиле Марина Штергер, милли-мәдәни оешмаларның грантлары Иртеш буе халыкларының милли үзенчәлеген, милләтара тынычлыкны саклауга, яшьләрне милли мәдәниятләренә, гореф-гадәтләренә якынайтуга юнәлтелә, "Татар дөньясы" һәр йортка тынычлык китерә" проекты да нәкъ шушы максатларны куйды, дигән фикерен белдерде.

"Татар дөньясы" эчтәлеге, көнүзәк язмалары, бизәлеше буенча өлкәдә чыгарылучы башка милли басмаларга үрнәк булып тора, диде себер татарлары тарихын өйрәнүче галимә Светлана Корусенко. Кичә барышында газетаны финанслаучы, 2500 тиражлы басманы тулысынса, укучыга җиткерүне тәэмин итүче Тамир Әлимбаев адресына күп рәхмәтләр яуды. Тамир әфәнде үзе йомгаклау чарасының ачылышында гына була алды.

XS
SM
MD
LG